Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эт кешегә дусмы? Татарстанда бер ай эчендә 900дән артык кеше маэмайлардан зыян күргән

"ВТ" редакциясенә Кукмара районының Ташлы Елга авылыннан Назыйф Хәбибрахманов мөрәҗәгать итте. Авыл тирәсендә хуҗасыз этләрнең артуы борчый аны. Соравы да бар: бу проб­леманы ничек хәл итмәкчеләр? “ВТ” хәбәрчесе җавап эзләгән­дә бер эткә күпме акча тотылганын, нәрсә эшләргә җыенган­нарын, аулаучылар һәм яклаучыларның фикерен белеште.

– Урам, сарай тирәләренә, бакча артларына киләләр. Куып та карыйбыз, файдасы гына юк. Мин күпләп сарык асрагач, малкайлар өчен дә борчылам. Урамда бала-чагалар да уйный. Ул-бу була күр­мәсен дип куркам, – дип сөйли Назыйф Хәбибрахманов. – Узган ел бер көтү этне җыеп алып кит­кәннәр иде. Быел да шалтыратып хәбәр итәргә кирәк булачак инде. Башка якларда бу проблема бар микән ул? Өстәгеләр ни уйлый? 


Проблема бер Кукмарада гына түгел икән. Газетабызның “Халык авазы” сәхифәсенә шушы ук мәсь­әлә белән Бөгелмәдән Шәриф Сөнгатуллин да шалтыратты.


– Хәзер шәһәр урамына таяк тотмый чыга алмыйм. Кайбер урамнарда өере белән хуҗасыз эт­ләр йөри. Аеруча шәһәрнең үзәк базары тирәсендә куркыныч. Үзем өчен түгел, ике оныгым, башкалар өчен борчылам, – дигән иде ул да.


“Хуҗасыз эт булмый”

 
Безне кечкенәдән хайваннарны яратырга өйрәтеп үстерделәр, мәктәптә “эт – кешенең дусты” дигән гыйбарәне еш әйттерәләр иде. Чыннан да шулаймы соң? Кеч­кенәдән карап-тәрбияләп үстер­гән, авылда каралты-кураны сак­лаганнары, дөрестән дә, гаилә әгъзасы кебек якын һәм тугры дус кебек була ала торгандыр. Ә ху­җасыз, тәрбия күрми, кыргыйлашкан этләрдән ничек сак­ланырга? Әлеге проблема республика күләмендә ничек хәл ителә? Сүз менә шул хакта бара.   

  
Татарстан буенча Роспотреб­надзор идарәсе китергән мәгъ­лүматлар буенча, быелның ап­рель аенда республикада эт­ләрдән 919 кеше зыян күргән. Хайваннар тешләгән, тырнаган очракларның иң күбесе Казан (299 очрак), Чаллы (98), Яшел Үзән (63) һәм Түбән Кама (57) шәһәрләренә туры килә.


– Район, авылларда сукбай этләр саны артуга үзебез гаепле, чөнки чүп-чарны теләсә кая ташлыйбыз, чисталык җитми. Кыргый этләр артмасын дисәк, чүплек яннарын тәртиптә тотарга, малларны махсус сугым урыннарында гына суярга, калдыкларын теләсә кая ташламаска ки­рәк. Аннан соң тагын шунысына игътибар итәсе бар: урамда йөрүче этләрнең барысы да хуҗасыз дигән сүз түгел бит. Аларның күбесенең муенчаклары бар. Мондый очракта хуҗа аның өчен җавап бирергә тиеш, – ди Кукмара районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин.


Азнакайдагы “Өмет” приюты җитәкчесе Азат Мирзаянов та:
– Бу проблеманы кеше үзе китереп чыгара, – ди. – Ана этне стерильләштермиләр, көчек­лә­рен ташлап калдыралар, адаштыралар. Кайвакыт Азнакайда да бөтенләй күз күрмәгән этләр пәйда була. Кыргый, урам эте дигән төшенчә бөтенләй юк ул. Аларның барысы да кеше этләре бит.


Акча булмаса – тешлиләр


Карап торышка гади генә тоелган әлеге мәсьәлә, төбенә тө­шенеп эзләнә башлагач, шактый катлаулы, четерекле һәм проб­лемалы булып чыкты. Төрле районнардагы белгечләр безгә аң­латуынча, закон таләпләре буенча, торак пунктларга 200 метр­га кадәр якынлыкта утлы корал бе­лән керергә һәм этләрне атарга ярамый. Димәк, сукбай этләр­дән котылуның башка чарасын эз­ләргә туры килә.


Хуҗасыз этләрне тоткан оч­ракта урнаштыру өчен махсус шартлар булырга, алар ветеринария тикшерүе узарга тиеш. 2014 елның 1 гыйнварыннан кабул ителгән “Йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында”гы карар нигезендә, рес­публикада сукбай этләрне конт­рольдә тотуның кайбер вә­каләтләре муниципалитетларга тапшырылган. Моның өчен акча республика бюджетыннан субсидия формасында бирелә.


Татарстан Министрлар Ка­би­нетының Баш ветеринария ид­а­рәсенең икътисади планлаштыру һәм дәүләт заказлары бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлйө­зем Төхвәтуллина “ВТ” хәбәрче­сенә әйтүенчә, быел этләрне аулау, асрау, стерильләштерү һәм йоклату өчен бюджеттан 28 млн сумга якын акча бүленеп бирел­гән. Әлеге вакытта бер хуҗасыз этне аулау өчен – 320 сум 72 тиен, карап тоткан өчен – егерме көнгә 2033 сум, стерильләштерү өчен – 582 сум, йоклату өчен 298 сум акча каралган.


Белгеч аңлатуынча, киләсе елда күчереләчәк акча яңа методикага нигезләнеп исәпләнгән. Ул халык санына карап, ягъни 1000 кешегә 2 эт исәбеннән чыгып санала. Шулай итеп, 2020 елга 52 млн сум акча бүлеп бире­лергә планлаштырыла.


Моннан тыш, яңа алым уңыш­лы эшләп киткән очракта, республикада сукбай этләр өчен 9 приют төзергә ниятлиләр.


Һәр районга – үзенеке


Бүген Казан һәм республи­каның 17 районында этләрне аулау эшләре белән бердәнбер рәсми приют – “ВетДом” җәм­гыяте шөгыльләнә. Биредә берьюлы 400 эт асрый алалар. “ВетДом” оешмасы директоры Алия Гәрәева әйтүенчә, алар этләрне аулау һәм карап тоту белән шөгыльләнә.


– Башта этләр вакытлыча яшәү пунктында ун көн карантинда тора. Аларны теркибез, ветеринар табиб клиник тикшерү уздыра, авырулары, котыру бил­геләре булу-булмауны карый. Сәламәт дип табылган этләр сте­рильләштерелеп, котыруга каршы вакцина ясала һәм махсус тамга салына. Тагын ун көннән соң иреккә җибәрелә, – диде ул.


Кукмарадан шалтыраткан уку­чыбызның соравына килгән­дә, район башкарма комитетыннан җавап бирүләренчә, моңа кадәр алар да әлеге оешма белән эшләгәннәр. Быел исә шушы вакытка кадәр беркем белән бернинди дә килешү төзелмәгән. Икенче кварталда “ВетДом” оешмасы белән килешү төзү планлаштырылган. Ләкин ул кайчан булыр? Моңа төгәл җавап булмады.


Башкарма комитетта әйтүлә­ренчә, әлеге вакытта “Хуҗасыз хайваннарны тоту, асрау һәм саннарын тәртипкә салу турын­да”гы Федераль законга үзгә­реш­ләр кертү буенча сөйлә­шү­ләр бара. Проблема этләрне аулау, асрау, стерильләштерү өчен закон таләпләренә туры килгән, барлык шартлары булган махсус оешма булмауда дип аңладык.


 – Һәр районда мондый оешма булса, бик яхшы булыр иде дә ул. Чөнки “ВетДом” оешмасы белгечләре килеп җиткәнче вакыт кирәк бит. Әлегә бу мәсьәлә буенча “Халык контроле” порталына ике мөрәҗәгать килде. Без аны контрольдә тотабыз, хәл итү юлларын эзлибез, – диделәр безгә.


Районның баш мал табибы Рифат Кәримуллин да шушы ук фикерне әйтте. “Ни өчен әле район этләрен Казаннан ук килеп ауларга тиешләр?” – ди ул. Шулай да, аның фикеренчә, быел Кукмарада хуҗасыз этләр проблемасы андый ук зур дәрәҗәдә түгел икән.


– Узган ел мөрәҗәгать итү­челәр күбрәк иде. Быел ел башыннан килешү төзелмәгәч, эт­ләрне аулау булмады. Шулай да авыл урамнарында йөрүче этләр игътибардан читтә калмый. Әгәр хуҗасы булса, бәйләтәбез, прививка ясатабыз, – диде ул.


Этнең ачуы яман
Казанга якын районнар “ВетДом” җәмгыяте белән килешү төзесә, башкаладан ераграк булган районнар бу проблеманы ничек хәл итә икән? Азнакай районында әлеге мәсьәлә белән “Өмет” приюты шөгыльләнә. Җи­тәкчесе Азат Мирзаянов сөйлә­венчә, мөрәҗәгать итүчеләр булса, алар авылларга барып этләр­не аулый, приютка алып кайтып стерильләштерә һәм асрый. Хә­зерге вакытта биредә 82 эт тә­р­бияләнә. Бераздан аларга хуҗа табып, этләрне алып китәләр икән. Приютта бер ел дәвамында яшәгән хайваннар да бар.


– Без 2015 елда ачылдык. Ул елларда сукбай этләр бик күп иде. Соңгы вакытта кимеде. Без этләрне атмыйбыз, чөнки бу гамәл закон буенча тыела. Мондый адымны агрессив, артык усал этләргә карата гына кулланырга ярый. Анысын да бик сак, шартларын һәм таләпләрен үтәп башкарырга кирәк. Ә агрессив этләр белән еш очрашабыз. Бу очракта да күп вакыт кеше үзе гаепле, чөнки бәйдәге эт холыксызлана башлый. Муенчак урынына чылбыр бәйләнгән эт нишләсен инде мескен? Андыйлар хуҗасына да, балаларга да ташланырга мөмкин. Шуңа күрә халык моны да истә тотсын иде, – диде Азат Мирзаянов.


Ничек контрольгә алырга?

 
Рифат Кәримуллин фикерен­чә, урам этләренең санын контрольгә алуның иң яхшы чарасы – стерильләштерү.


– Бу сукбай этләргә генә кагылмый. Халык йорт хайваннарын да стерильләштерсен иде, чөнки эт-мәчеләре балалагач, аларны кая куярга белмәгән­лектән, теләсә кая чыгарып ташлыйлар, калдырып адаштыралар. Югыйсә стерильләштерү өчен районда барлык шартлар да тудырылган. Моның өчен махсус машина бар. Кая кирәк, шунда бара алабыз. Шартлар бар, хәзер халыкка моннан файдаланырга гына өйрәнәсе калды. Хуҗасыз калган этләр төрле авырулар таралуга сәбәпче була. Эт-мәчеләр арасында әледән-әле котыру авырулары очрап тора бит. Без бу мәсьәләне контрольдә тотабыз. Авыл җирлек­ләрендә, шәхси хуҗалыкларда барлык төр хайваннарга прививка ясала. Эт-мәчеләргә дә котыру авыруына каршы вакцина кайта. Барлык авылларны йөреп чыктык, июнь-июльдә барырга берничә генә авыл Советы калды. Шулай ук кыргый хайваннарга каршы да 50 мең доза вакцина куеп чыктык, – диде ул.


Казан ветеринария берләш­мә­сенең дәвалау-профилактика буенча баш ветеринария табибы Гали Исхаков фикеренчә, хуҗа­лары куып чыгарган, ташлап калдырган эт-мәчеләр тора-бара кыргыйлаша.


– Бүген Казанда якынча 12–15 мең хуҗасыз эт исәпләнә. Бер ана эттән таралган нәселдән биш ел эчендә 5 мең эт туарга мөмкин, – дип шаккатырды ул безне. – Моны без санап-исәпләп карадык. Шуңа күрә аларның санын киметүнең беренче ысулы: ана этләрне – стерильләштерү, аталарын – печү. Икенче ысул – эт һәм песине чиплаштыру. Закон таләпләре катгый булган очракта, һәр хуҗа йорт хайванын чип­лаштырырга тиеш. Әгәр чиплар куелса, ташлап калдырылган хайваннарның хуҗаларын бик тиз табып, аны җаваплылыкка тартып булыр иде. Әлеге вакытта бу – теләк буенча гына эшләнелә торган эш. Дәүләт Думасында яңа закон кабул ителде. 2020 елда гамәлгә ашырыла башланачак әлеге законда эт яратучыларга бик күп хокуклар бирелгән. Алар теләсә нинди приютка кереп, көчекне тоту, асрау шартлары белән таныша алачаклар.


Фидаил  ҮТӘГӘНОВ, хайваннарны яклаучы “Право на жизнь” оешмасы рәисе:

 
– Төбенә төшеп карасак, хәл ителмәслек берни дә юк. Ләкин, кызганычка, аны эшләргә генә теләмиләр. Этләрне аулау белән шөгыльләнүчеләр дә, хайваннарны яклаучылар да – бөтенесе дә нәрсә эшләргә кирәклеген бик яхшы белә. Моңа кадәр этләрне атып кына проблема хәл ителмәгән икән, димәк, уйланырлык урын бар. Беренчедән, без сукбай этләрне ауларга, стерильләштерергә һәм вакцина ясарга тиешбез. Икенчедән, хайваннар проблемасы, аларга мөнәсәбәт комплекслы рәвештә хәл ителергә тиеш. Этләрнең күбесен хуҗалары урамга чыгарып ташлый. Моның өчен алар билгеле бер дәрәҗәдә җаваплылыкка тартылырга тиеш. Моннан тыш, этләрне котыртмаска, аларга яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Шулай ук бездә хайваннарны приютлардан алуны пропагандалау да җитми..

 

  • Сукбай этләр турындагы мөрәҗәгатьләрне “Ачык Татарстан” һәм “Ачык Казан” сайтына, “Халык контроле” мәгълүмат системасына, Казан шәһәре мэриясе яки башкаланың Торак-коммуналь хуҗа­лык комитетына (Кремль урамы, 11 нче йорт, gkh.kzn@tatar.ru) электрон вариантта яки язма рәвештә хәбәр итәргә мөмкин.

Фото: https://pixabay.com

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев