Зөһрә Садыйкова автор яңалыклары
-
Халык синоптигы: «Быел бик бай ел булачак»
Апрель һәм май айлары җылы булачак.
-
Аномаль җылы һава торышының уҗымнарга йогынтысы нинди?
Быелгы кыш хикмәтләре дәвам итә. Кичә яңгыр яуган иде, бүген синоптиклар янәдән республика халкын һава шартларының бозылуы турында кисәтә. Алар җиткергән хәбәр буенча, бүген юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк. Тулаем алганда, республикада атлантик циклоннар алып килгән аномаль җылы һава торышы сакланачак, ди белгечләр. Мондый көйсез һава торышының уҗымнарга йогынтысы ничек? Кинәт суытып җибәреп, алар зыян күрмәсме? Белгечләр белән әнә шул турыда сөйләштек.
-
Авыл халкына зур ярдәм булачак
Киләсе елдан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дип аталган яңа программа эшли башлаячак.
-
Терлегең үлеп китсә…
Татарстан районнарына биологик калдыкларны утильләштерү буенча машиналар кайтарыла башлады. Аларның эшчәнлеге ничек булачак соң? Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов аңлатуынча, моннан соң авылда шәхси яки фермер хуҗалыгында терлек үлеп киткән очракта, хуҗа кеше райондагы диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәргә тиеш була. Аның телефон номеры һәр авыл җирлеге советында бар. Шунысына игътибар итәргә кирәк: бу хезмәт авыл халкы өчен бушлай булачак.
-
Баландышка кондызлар һөҗүм итә
Теләче районындагы Баландыш авылының бер ишегалдын кондызлар су бастырган. Авыл халкы сүзләренә караганда, җәнлек Кысык елгасын буып куйган. Нәтиҗәдә су, 20 сантиметрга күтәрелеп, янәшәдәге йортның ишегалдына үтеп кергән. Йорт хуҗалары, ташу эчкә үк узар дип куркып, хәтта коткаручыларны да чакырган. Алары исә хуҗаларны тынычландырган.
-
Бушлай 15 мең үрдәк тараткан фермер: “Без тормышка шөкер итәбез”
Тукай районында кошчылык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Айгөл Ханова Өлкәннәр көне уңаеннан… 50 көнлек 15 мең үрдәк өләшкән. Һәм иң гаҗәбе шунда: аларны бушлай таратканнар!
-
“Ак Барс”ның 95 яшьлек җанатары беренче тапкыр хоккейга килгән
Кичә “Ак Барс” һәм “Нефтехимик” командалары матчын тамаша кылган иң өлкән җанатар Фатыйма Шиһаповага – 95 яшь. Әлеге мөлаем әбекәй Биектау районының Казаклар авылында яши. Биш баласы, унбер оныгы һәм 21 оныкчыгы бар.
-
Бәрәңгене кайчан алырга?
Авыл халкы бәрәңгенең черүенә, авыруына һәм “бәби”ләвенә зарлана. Быелгы һава шартларында уңышны ничек саклап калырга һәм кайчан алырга? Белгечләр белән бергәләп әнә шул сорауларга җавап эзләдек.
-
Урагына күрә акчасы. Республика комбайнчылары арасында бәйге игълан ителде
Татарстанда быел да алдынгы комбайнчыларга игътибар да, хөрмәт тә зурдан булачак. Алар арасында Татарстан Президенты призларына бәйге игълан ителде. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйтте.
-
Су күтәрелер, ә балык кайтырмы? Белгечләр төрле киләчәк юрый
Россия балыкчылары чаң суга: кайбер балык төрләре куркыныч дәрәҗәдә кими, ә кайберләре сулыклардан бөтенләй юкка чыккан. Күптән түгел генә Генераль Прокуратураның федераль законнар үтәлешен күзәтү буенча баш идарәсе җитәкчесе Анатолий Паламарчук еллык киңәшмә вакытында әнә шундый мәгълүмат җиткерде.
-
Эт кешегә дусмы? Татарстанда бер ай эчендә 900дән артык кеше маэмайлардан зыян күргән
"ВТ" редакциясенә Кукмара районының Ташлы Елга авылыннан Назыйф Хәбибрахманов мөрәҗәгать итте. Авыл тирәсендә хуҗасыз этләрнең артуы борчый аны. Соравы да бар: бу проблеманы ничек хәл итмәкчеләр? “ВТ” хәбәрчесе җавап эзләгәндә бер эткә күпме акча тотылганын, нәрсә эшләргә җыенганнарын, аулаучылар һәм яклаучыларның фикерен белеште.
-
Авыл бәйрәменнән – милли брендка. “Каравон“ нәрсә белән истә калды?
Җыр-бию, уен-көлке, әйлән-бәйлән, фольклор үрнәкләре, ярминкә, мастер-класслар, халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге. Лаеш районының Никольское авылында узган “Каравон” XXVII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале кунаклар күңелендә әнә шулар белән истә калгандыр.
-
Эләктерсә... ычкындырмый. Кош гриппы юк, әмма сак булырга киңәш итәләр
“Татарстанда кош гриппы юк, ләкин уяулыкны һәрвакытта да сакларга кирәк. Чөнки авыру эләккән очракта, качып котылам димә”. Белгечләр халыкны әнә шулай дип кисәтә.
-
Көтүчегә дә көтүче дип кенә карарга кирәкми: сыер кыйммәт тора бит
Иртән чыбыркы шартлау тавышына капкадан тезелешеп чыгып, кичен җиленнәрен тутырып кайтып кергән маллар – авылның төп байлыгы да, терәге дә. Кызганыч, көтү чыккан авыллар да, болынга куылучы маллар саны да елдан-ел кими. Көтүе булса да, көтүчесен табу зур бер мәшәкатькә әйләнә.
-
Язы җәй төсле, җәе нинди булыр? Арчадан "халык синоптигы" һәм Казан галиме һава торышын фаразлый
И кинәндек инде бу көннәрдә эссегә! Башка елларны яшелчәләрне өстән җылы кофта, курткаларны салмый гына утырткан булсак, быел бакча эшләрен кызына-кызына башкардык. Җәй аена аяк басарга әле бер ай вакыт бар, ләкин кайберәүләр инде кызыну гына түгел, коену сезонын да ачып җибәрде. Язы җәй төсле булгач, җәеннән ни көтәсе? “ВТ” хәбәрчесе әлеге сорауга җавап табарга тырышты.