Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эләктерсә... ычкындырмый. Кош гриппы юк, әмма сак булырга киңәш итәләр

“Татарстанда кош гриппы юк, ләкин уяулыкны һәр­вакытта да сакларга ки­рәк. Чөнки авыру эләккән очракта, качып котылам димә”. Белгечләр халыкны әнә шулай дип кисәтә.

Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габ­­­делхак Мотыйгуллин жур­­налистларга хәбәр итүен­­чә, ел башыннан Ро­с­сиядә кош гриппының ике чыганагы гына ачыкланган. Ике оч­рак та Ростов өлкәсенә туры ки­лә. Безгә якын булган төбәк­ләрдә, шөкер, хәлләр имин.  

 
Ростов өлкәсендә кош гриппының өч ел рәттән ачыклануы да билгеле булды. Авыру йоктыруның төп сәбәбе кыргый кошлар икән. Татарстанда бу сәбәп­ле авыру эләктерү куркынычы Кама һәм Идел елгалары тирә­сендәге районнарга яный. Бу мәсьәлә дә бел­гечләрнең контро­лен­дә тотыла.


Мәгълүм булганча, уз­ган ел кош гриппы Татар­­с­тан­ның алты районында ачыкланган иде. Ул вакытта авыруның Чуашстан Республикасыннан кергән­леген әйттеләр. 


Татарстанда кош грипп­ына каршы прививка ясал­мый. Россиянең ветеринария һәм фитосанитария буенча күзәтчелек хез­мә­те­нең Татарстан буенча бү­лек җи­тәкчесе урынбасары Евгений Иванов аң­ла­туынча, кош-корт кош гриппы бе­лән авырмасын өчен, беренче чиратта, профилактика чараларын үтәргә ки­рәк.


– Бу көнгә кадәр дә­валау чараларының уңай нәтиҗә биргәне юк әле. Кош гриппыннан котылу өчен авыру табылган урындагы барлык кошларны юк итү генә ярдәм итәргә мөмкин, – диде ул.


Сакланганны саклармын, дигән бит. Авыруны булдырмый калу максатыннан, республикада 2012 елдан бирле мониторинг үт­кә­релә. Быел йомырка һәм кош ите 8216 тапкыр тикше­релгән. Моннан тыш, ел саен укулар уздырыла. Быелдан шулай ук кош-корт сату өчен районнарда махсус мәйдан­чык­лар да булдырылды.


Белгечләр кош-корт сатып алганда ветеринария документлары булырга тиешлеге турында кисәтә. Аны кеше үзе дә сорап ала ала. Шулай ук арадашчылар авылларга китереп саткан очракта, авыл җир­леге баш­лыклары да  кош­ларның каян китерелгәне, тиешле до­кументларның булу-бул­мавы белән кызыксынырга тиеш.


– Кайбер арадашчылар моны бюрократик киртә буларак кабул итә. Кош-корт каян кайтарыла, без шуннан документларны со­ратып алабыз. Әлеге эшләр гадәттә тиз арада башкарыла. Тик бройлер, каз-үрдәк сатып алучылар үзләре дә сак һәм уяу булсыннар иде. Узган елгы кызганыч тәҗ­рибә киресен күрсәтте. Күп­ләр кош­ларның каян китереп сатуларын да белми калган булып чыкты. Зыян күргән хуҗалыкларга акчалары кире кайтарылса да, моның өчен вакыт кирәк булды, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Фото: https://pixabay.com

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев