Урагына күрә акчасы. Республика комбайнчылары арасында бәйге игълан ителде
Татарстанда быел да алдынгы комбайнчыларга игътибар да, хөрмәт тә зурдан булачак. Алар арасында Татарстан Президенты призларына бәйге игълан ителде. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Марат Әхмәтов фикеренчә, урып-җыю кампаниясендә комбайнчыдан бик күп нәрсә тора. Ә инде механизаторларны кызыксындыру эшнең сыйфатын арттыра һәм урып-җыюның барышын да тизләтә.
– Республиканың барлык хуҗалыкларында комбайнчыларны, механизаторларны һәм машина йөртүчеләрне матди кызыксындыру чаралары күрелү сөендерә, әлбәттә. Күпчелек район башлыклары тарафыннан шулай ук бүләкләү чаралары эшләнгән, – диде министр.
Шуңа күрә ул комбайнчыларның хезмәт җитештерүчәнлеген объектив исәпкә алып барырга һәм белешмәләрне вакытында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрергә кирәклеген әйтте.
Әлегә министрлык игълан иткән бәйгенең шартлары һәм приз күләмнәре билгеле түгел.
Хәер, кызыксындыру чараларын районнарда даими кулланалар. Арчада, мәсәлән, суктырылган ашлык күләменә карап, комбайнчыларга атна саен 2-5 мең сум күләмендә премия каралган. Ә инде урып-җыю йомгаклары буенча алдынгы 20 игенчегә 10ар мең сум акча биреләчәк.
Зәй районында да алдынгы игенчеләргә хөрмәт зурдан булачак. 600 тонна ашлык суктырган комбайнчыларны – 1 мең, 1200 тонна – 1,5 мең, 2000 тонна җыеп алучыларны 2,5 мең сум премия белән бүләкләргә планлаштыралар. Ә урак тәмамлангач, иң яхшы 8 комбайнчыга 100 мең сумнан башлап премия каралган.
Әлеге бәйгене комбайнчылар үзләре дә көтеп ала. Узган ел бүләкләнүчеләр арасында Нурлат районының “Сөләйманов” крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Зөфәр Кыямов та бар иде. Ул 975 гектар мәйданда иген егып, беренче урынга чыкты. Акчалата премиягә быел да өмет баглап торуын әйтә.
– Ул безгә тагын да тырышыбрак эшләргә өстәмә стимул бирә. 30 мең сум акча эләксен иде дип, ярышып эшләдем узган ел да. Хезмәтне күрсәләр, үзебезгә дә күңелле бит инде. Май аенда сенаж әзерли башлаган идек. Бүген борчак егабыз. Аннан соң арпага керербез, дип торабыз. Мондый бүләкләүләр булсын ул. Күңелне күтәрә, эшнең дә, игенченең дә кадерен арттыра бит, – диде безгә Зөфәр Кыямов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев