Авыл бәйрәменнән – милли брендка. “Каравон“ нәрсә белән истә калды?
Җыр-бию, уен-көлке, әйлән-бәйлән, фольклор үрнәкләре, ярминкә, мастер-класслар, халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге. Лаеш районының Никольское авылында узган “Каравон” XXVII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале кунаклар күңелендә әнә шулар белән истә калгандыр.
Әлеге төрле төсләргә һәм җыр-биюгә бай булган бәйрәмдә Россия төбәкләреннән һәм республика районнарыннан 140 фольклор коллективы һәм ансамбле катнашты. Бәйрәм чараларына барлыгы 2 меңгә якын кеше үз өлешен кертте. Башка еллардан аермалы буларак, быел мәйданда кунакларның күңелен урам музыкантлары белән курчак театры күрде. Һөнәрчеләр шәһәрендә исә 320 декоратив-гамәли сәнгать мастерлары үз эшләрен тәкъдим иткән иде. Чүлмәк ясау һәм токарьлык эше, тукыма туку, төрле кул эшләнмәләре урнаштырылган мәйданчыклар эшләде.
Мәсәлән, Лаеш районының Столбище авылыннан килгән Хәмит Нуров халыкка агач эшләнмәләре тәкъдим итте. Останың кул җылысы кергән әйберләр арасында сувенирлар, сумкалар, салфетка, ачкыч урнаштыру җайланмалары, савытлар бар иде.
– Мин программист булып эшлим. Ә бу эшем – хобби. Махсус кибетләребез булмаса да, әледән-әле менә шулай ярминкәләрдә катнашырга чакырып торалар, – ди ул.
Шулай ук бәйрәмдә такмаклар әйтү “батл”ында катнашырга, авыл экспедициясендә булырга, фольклор музыкаль традицияләре белән дә танышырга мөмкин иде.
Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бар иде. Халык һөнәрчелеге ярминкәләрен караганда Владимир өлкәсеннән килгән оста Евгений Анорин аңа тузга яндыру ысулы белән язылган эшләнмә бүләк итте. Сүз уңаеннан, берничә ел элек аның эшләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кызыксынган булган.
– Без гадәти авыл бәйрәменең Бөтенроссия рус фольклоры фестиваленә әйләнүе белән горурланабыз. Аны барыбыз да яратабыз һәм көтеп алабыз. “Каравон” республикабызның мәдәни брендына әйләнде. Аның чикләре елдан-ел киңәя, – диде фестиваль ачылышында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Район башлыгы “Өч халык – бер юл” дип аталган этник маршрут эшләнгәнлеген һәм аның нәкъ менә Никольское авылыннан башлануын җиткерде.
Шуннан соң кунакларны Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм бәйрәмнең төрле милләт, дин вәкилләрен берләштерүен билгеләп узды.
– Фестиваль елдан-ел талантлы үзешчән һәм профессиональ фольклор коллективларын һәм башкаручыларны җыя. Мондый бәйрәмнәр безнең күп милләтле халкыбызны берләштерә. Тарихилык саклана, шул ук вакытта яңалык та кертелә, – диде ул.
Дәүләт Советы рәисе шулай ук рус халкының гореф-гадәтләрен, мәдәният һәм йолаларын саклап калуда Татарстанның һәм Лаеш районының өлеше зур булуын билгеләп узды. Һәм Татарстан Президентының сәлам хатын җиткерде.
Бәйрәмдә мәдәният өлкәсендә аеруча зур тырышлык күрсәткән, фестиваль тормышында тирән эз калдырган иҗат коллективларына, аерым шәхесләргә дәүләт бүләкләре, 300 – 500 мең сумлык сертификатлар тапшырдылар. Иң зур бүләкне – 500 мең сумлык сертификатны В. Птичкина исемендәге рус халык хоры Казанга алып китте. Аның җитәкчесе Лариса Кречетова безгә әйтүенчә, 25 кеше йөри торган хор коллективы моны 30 еллык юбилейларына зур бүләк буларак кабул иткән.
– Бу безнең өчен һич көтмәгән зур бүләк булды. Бик шатландык. Әлеге акчага сәхнә костюмнары тектерергә планлаштырабыз, – диде ул.
Бәйрәм әнә шулай яхшы кәефкә дә, бүләкләргә дә, матур теләкләргә дә бай булды. Соңыннан журналистлар белән аралашкан вакытта Фәрит Мөхәммәтшин:
– Тормышны законнарга, норматив документларга, Конституциягә генә дә корып булыр иде, ләкин һәр халыкның кече Ватанын, милләтен, телен үзенчә аңлау бар. Традицияләрдә буыннан буынга күчеш саклана. Аннан башка халыкның киләчәге юк, – диде.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев