Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

“Ак Барс”ның 95 яшьлек җанатары беренче тапкыр хоккейга килгән

Кичә “Ак Барс” һәм “Нефтехимик” командалары матчын тамаша кылган иң өлкән җанатар Фатыйма Шиһаповага – 95 яшь. Әлеге мөлаем әбекәй Биектау районының Казаклар авылында яши. Биш баласы, унбер оныгы һәм 21 оныкчыгы бар.

– Хоккейны бик яратам. Телевизордан бер дә калдырмыйча карап барам, – ди ул.

Оныгы Энҗе әйтүенчә, дәү әниләрен Казанга хоккей карарга алып килү – аларның күптәнге хыялы булган. Тик күпме генә үгетләсәләр дә, моңа кадәр ул гел каршы килгән.

– Андый чакларда дәү әни: “Әллә ниләр сөйләмәгез инде. Бармыйм, оялам мин”, – дип әйтә иде. Ә бу юлы, ни хикмәт, ризалашты, – диде Энҗе.

Хоккей гына карап калмыйча, Фатыйма апа үзенең иң яраткан уенчысы, татар егете Данис Зариповны да күрү бәхетенә ирешкән. Спортчы белән очрашып, сөйләшеп, фотога да төшкәннәр. Өлкән яшьтәге җанатарына зур рәхмәтен һәм хөрмәтен белдергән Данис Зарипов.

– Иии, шаккаткыч бит инде бу, кызым. Шулкадәр күп кеше сөйләште үзем белән. Әле дә булса кичә алган хис-кичерешләрдән күңелем булып йөри, – диде Фатыйма апа.

Энҗе дә аның сүзен куатләп: “Дәү әни “в шоке”. Аны кичә күтәреп кенә йөрттеләр. Игьтибар шулкадәр зур булды.”, – диде.

Фото: vatantat.ru

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев