Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент IT&SF цифрлы технологияләр форумында "Акыллы багана" проектын хуплады

«IT&Security Forum» форумы Казанда 30-31 майда узды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «IT&Security Forum» (ITSF) форумы кысаларында оештырылган цифрлы технологияләр күргәзмәсендә булды. Бу турыда Президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көннәрдә Казанда «Корстон» комплексы мәйданчыгында форум уза. Рөстәм Миңнехановны күргәзмә белән ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ICL системалы технологияләр генераль директоры Айдар Гозәеров һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов таныштырды.

Иң элек Татарстан Президентына Республика ситуацион үзәге проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән стандарт булмаган бурычларны модельләштерү һәм хәл итү технологияләрен тәкъдим иттеләр.

Мәсәлән, капитал салу программасы фактик тәэмин ителеш, халык саны һәм төбәк үсеше өстенлекләре нигезендә, муниципаль берәмлекләр буенча бүлеп бирелгән лимитларны оптималь бүлү өчен билгеләнгән. Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына исәпләүләрнең әлеге моделен өйрәнергә һәм булган тәҗрибәне исәпкә алып, аны республиканың төзелеш проектларында файдалануның нәтиҗәлелеген анализларга киңәш итте.

Аннары Татарстан Президенты «акыллы шәһәр» өлкәсенә кагылышлы кайбер технологик продуктлар белән танышты. Беренче проект – «Акыллы багана» корылмасы. Рөстәм Миңнеханов шәһәр урамнарында «Акыллы баганалар» урнаштыруны хуплады. Бу җиһаз видеокүзәтү алып барырга, тревога төймәсен урнаштырырга һәм башка бик күп функцияләрне үтәргә сәләтле.

  • IT&SF-2019 форумы Казанда 30-31 майда уза. Форумның төп максаты - цифрлы проектларны үстерү, аларны гамәлгә ашыру өчен яңа компанияләрне җәлеп итү, Россиянең эре предприятиеләренең инновацияләр буенча ИТ-җитәкчеләре һәм директорлар берлеген формалаштыру. Быел форум эшендә 800дән артык кеше, шулай ук атом энергетикасы, финанс секторы, нефть-газ комплексы, энергетика, металлургия, сәнәгать һ.б. өлкәсендә 300 компания вәкилләре катнашты.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев