Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САГЫНЫРБЫЗ СИНЕ, РАМАЗАН!

Ел буе зур сынауга әзерләнгән кебек көтеп алган, нәфесләребез сынаган Рамазан аеның әкрен­ләп ахырына якынлашабыз.

Ураза - дөрестән дә, тәкъвалык, иман дәрәҗәсе сынала торган ай. Соңгы елларда ул җәйнең иң озын һәм эссе чорына туры килде. Быел да уразага май башында 30 градус эсселектә кердек. Бер атнадан кызулыкны салкынча, яңгырлы көн­нәр алыштырды. Моны да Аллаһының бер рәхмәте, ураза тотучыларга ярдәме итеп кабул итәргә кирәк. 18-19шар сәгать ач тору, ярты төнгә кадәр Тәравих намазлары уку, күзләрне, колакларны яман күренешләрдән, кирәкмәс сүзләрдән саклау һәркемнән зур сабырлык таләп итә. Дин кардәшләребез көн саен авыз ачкач, мәчетләргә Тәравих намазларына ашыга. Биредә җә­мәгать белән бергә Коръән, зикер-тәсбих тавышлары тыңлап, күңелләр нечкәрә, калебләр чистара. Соңгы 5 елда Саба җәмигъ мәчетендә тәравих намазларын Төркиядән килгән Коръән хафизлар алып бара. Быел да Рамазан аенда гына укыла торган сөннәт намазны җәмәгать көн саен Сәлами хәзрәт Наджи тавышына оеп укый (рәсемдә). Дәрәҗәле кунагыбыздан Сабабыздагы киче­решләре турында сораштырдык.

- Русиягә беренче килүем. Төр­киянең Кара диңгез буенда урнашкан Орду шәһәрендә яшим. Без- Коръән Хафизләр Төркиянең дин эшләре буенча идарәсе- Диянат (безнеңчә мөфтият- авт.) кушуы буенча, Рамазан аенда Татарстанга 11 кеше килдек. Чит төбәккә чыгар алдыннан, әлбәттә, күңелдә бераз дулкынлану хисе бар иде, ничегрәк булыр, ничек каршы алырлар икән татарлар дип. Биредәге дин кардәшләрне, аларның ачык йөзләрен күргәч, туганнарымны очраткандай булдым. Динебез бер, телебездә дә охшаш сүзләр күп. Сабада яшәүче әзербәйҗан милләтле Хафиз исемле кардәш (ул төрек телен яхшы белә) башкалар белән аралашырга ярдәм итте. Казан шәһәрендә, Саба районының төрле авылларында булдык. Биредәге ямьле табигатькә исем-акылым китте, җәйрәп яткан басу-кырлар, урман-полосалар, төзек авыллар, татар мәдәнияте зур соклану тудырды. Тәравих намазына да халык бердәм килә. Ифтар мәҗлесләре дә бик оешкан төстә үткәрелә икән биредә. Мәчеттә 150 ләп кешегә ризык әзерләнә. Татар милли ризыклары да бик үзенчәлекле. Кыскасы, биредән бары матур, якты кичерешләр белән китәм. Төркиядә гаиләм, өч балам бар, әкренләп алар белән күрешер сәгатьләр дә якынлаша. Рамазан аендагы бу олы сәфәремне, динемә, кардәшләремә хезмәт итәргә мөмкинлек биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә хисапсыз шөкерләр кылам. Кабул гамәлләр булсын. Рамазан аеның да соңгы көннәрен гамәл - гыйбадәтләребезне тагын да арттырып үткәрик, калеб-кү­ңелләребезне пакьлик, кылган начарлыклар, бозыклыклар булса - тәүбәгә килик, бер-беребездән гафу үтеник, күңелләребез бары шәфкать- мәрхәмәт белән тулсын. Саба халкына да кунакчыллыгы, миңа күрсәткән хөрмәте өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм.Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бә­рә­кәтүһ!

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев