Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Удачина балаларыннан аерылган әтиләр белән очрашып, зарларын тыңлаячак

Татарстанда бала хокукларын яклаучы сүзләренчә, күбесенчә нәкъ менә әтиләргә аерылышканнан соң үз балалары белән күрешергә рөхсәт итмиләр.

«Балалар мәсьәләсе» Хокукый ярдәм көне кысаларында казанлылар Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинага күбесенчә аерым яшәүче әти-әниләрнең балалары белән аралашу тәртибенә бәйле сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәсьәлә хакында иҗтимагый мәйданчыкларда фикер алышырга кирәк, дигән фикерен белдерде балалар омбудсмены.

«Ата-аналарның аерылышу процессы, әгәр аларның балигъ булмаган балалары да бар икән, бик авыр күренеш. Кызганыч ки, күп кенә әти-әниләр бер-берсе белән аралашуның цивилизацияле юлларын таба алмый һәм моңа балаларны да тартып кертә», - дип искәртте ул.

Спикер шулай ук әлеге вәзгыятьнең массакүләм төс ала баруын әйтте. Аның фикеренчә, бу мәсьәлә хакында җәмәгатьчелек белән бергә фикер алышырга кирәк.

«Әти-әниләр бер-берсе белән килешә алмый икән – аларның үз амбицияләре, бер-берсенә карата үз үпкәсе бар – алар үз балалары өчен иң якын кешеләр булып калулары турында бөтенләй уйламыйлар да. Әгәр бала моны күреп тора икән, бу аның өчен гаять зур психологик җәрәхәт», – диде Удачина.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казанда балалары белән аралашу тыелган әтиләр белән очрашып, фикер алышулар үткәрергә ниятли. Аның сүзләренчә, күбесенчә нәкъ менә әтиләргә аерылышканнан соң үз балалары белән күрешергә рөхсәт итмиләр.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев