Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Президенты Указы белән Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде

Түбән Кама шәһәренең (Бигеш) аэропорты 31 майдан Николай Лемаев исемен йөртәчәк.

Бүген Россия Президенты указы белән “Казан” Халыкара аэропортына – Габдулла Тукай, ә Түбән Кама шәһәренең (Бигеш) аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде. Әлеге Указ Россиянең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күрде.

Мәгълүм булганча, Россия Иҗтимагый палатасы оештырган “Россиянең бөек исемнәре” проекты кысаларында, Россиянең 47 аэропортына танылган ватандашларның исемнәре кушылды. Бу исемнәрне халык арасында тавыш бирү юлы белән ачыкладылар. Тавыш бирү 2018 ел азагында узды. 

Казан аэропортына Тукайдан тыш, Шәймиев, Мәрҗани, Җәлил, Копылов, Туполев, Нуриев кебек күп кенә шәхесләрнең исемнәре тәкъдим ителгән иде. Тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан күбрәге (55 проценты) татар халык шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) исеме яклы булды. Николай Лемаев (1929-2000) – СССРның нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры, Социалистик хезмәт герое. 

Фото: Илнар Төхбәтов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев