"Китапларны кызыл чүпрәккә төреп йөрдек". Социализмны сагынабызмы, әллә яшьлекнеме?
Якын танышларның һәм чордашларның берсе көтмәгәндә генә бу дөнья белән арасын өзде. Аның белән бәхилләшергә килгән сабакташларыннан берсе елый-елый искә ала: “Беренче класска барганда, сумкабыз булмады, китапларны кызыл чүпрәккә төреп, мәктәпкә бергә йөргән идек”, – ди.
Сүз үткән гасырның җитмешенче еллары башы – нык үскән социализм төзелеп бетеп килгән һәм совет кешесенә барлык почмаклардан да озакламый коммунизмның җиңәчәге турында вәгъдәләр яуган чак турында бара. Хәтерлим: нәкъ шул чакта мин дә беренче класска бардым, әти колхоз җитәкчелегендә эшләсә дә, мәктәп кирәк-яраклары җитмәүчелек минем үземдә дә байтак кына иде. Ул еллар искә төшкәндә, дефицит һәм чиратлар күз алдына килә дә баса. Хәзер сатып алыйм дисәң, бар нәрсә бар. “Иномарка” сатып алып, аңа утырып йөрүне без инде байлык билгесенә санамыйбыз. Әмма... иртән торып “ватсап”ны ачсаң, теге китабын салырга сумкасы булмаган ханымнан (гаилә капитализм елларында салынган киң һәм иркен йортта яши, “иномарка”сы бар) социализм чорын сагынган бер шигырь яисә кыска хикәя килеп төшмичә калмый.
Социализмны без генә түгел, аның тәмен бер тапкыр да татып карамаган яшьләр дә “сагына”. Социаль лифт тормышның түбән катларында төртелеп калган саен, халык өметләрен үткәндә бер тапкыр сыналып барып чыкмаган эксперимент белән бәйли. Бүгенге лидерларның рейтингы төшә, чөнки инде алар халыкка берни дә вәгъдә итә алмыйлар. Элек биргән вәгъдәләр суынды, алар тарих чүплегенә ташланды. Өзелгән өметләр бик куркыныч вәзгыять тудыра: җәмгыятьтәге тотрыклылыкны саклау өчен, гайкаларны кысарга, репрессияләр машинасын эшкә җигәргә туры килә.
Хәл бер бездә генә түгел, АКШта да шулай ук. Анда да социализм идеяләре белән конгресска үтеп кергән депутатлар, шул идеяне байрак итеп күтәргән президентлыкка кандидат бар. Америка вузларында Марксны яхшы гына кеше дип дәрес биргән профессорлар җитәрлек. Трамп тиктомалдан гына: “Америкада социализмга юл куймабыз”, – дип ярсулы твитлар язып мәшәкатьләнми, янкиларның яшь буыны бушлай медицина ярдәме, бушлай белем бирү, башка социаль тигезлек һәм өстенлекләр таләп итә бүген.
Социализмны моңа кадәр үз җилкәсендә күтәреп килгән Латин Америкасы илләрендә исә бөтенләй башка төрле киеренкелек. Венесуэла ике яр арасында бәргәләнә: социализм ярын ташлап китү авыр, капитализм яры ымсындыра, әмма елга кичү куркыныч: агымның кая илтеп ташлыйсын белеп булмый. Әле кичә генә социализмда яшәп яткан Аргентина бүген капитализм кочагында бәргәләнә, рәттән дүрт сайлауда сул карашлы президентлар җиңеп, социаль тигезлектә яшәп алган Бразилиядә яңа гына ультрауң сәясәтче ил башына менде һәм: “Бразилия халкы социализмнан азат була башлады”, – дип быелның гыйнварында гына игълан итте. Латин Америкасындагы элекке социализм юлбашчыларыннан көнләшерлек түгел: караклыкта һәм коррупциядә гаепләнеп, алар кулга алына.
“Ватаным Татарстан”ның бәйсез чыганаклардан мәгълүмат алу мөмкинлеге бар, чөнки Аргентинада газета хәбәрчесенең илдән илгә сөрелеп, михнәт чигеп йөрүче дусты – казах егете яши бүген. Эрудицияле һәм киң мәгълүматлы ул егет программачы-математик булса да, филология өлкәсендә дә бик тирән йөзә. Әйтик, безнең мәрхүм татар галиме Әбрар Кәримуллинны ул хезмәтләрен укып белә һәм хөрмәт итә. Менә шул мөселман егете безгә нәрсәләр яза: “5 ел элек Көньяк Америкада өч кенә ил социалистик түгел иде, хәзер бар җирдә дә капиталистлар. Һәм сез халыкларның моңа ничек үкенгәнен күз алдына да китерә алмыйсыз. Гадел һәм йомшак күңелле Луланы Бразилиядә утырттылар, аның урынына чирле фашист Болсонаро килде. Какшамас харизматик Коррея (Эквадорның элекке президенты) китте, аның урынына сатлык Морено килде. Илнең чын патриоты Кристина (Аргентина) эшсезләргә, качакларга, күп балалы гаиләләргә пособиеләр түли иде. Макри килү белән илне талап, бөлдереп бетерделәр, фәкыйрьләргә ярдәмне туктаттылар. Ипигә бәя 360 тапкыр күтәрелде. Фермерлар сөтне 1 песога саталар, кибеттә 45 песо тора. Фермерлардан итне 20 песога алалар, кибеттә кимендә 250 тора”. Озын хатны шул урында туктатсак та була. Казах егете раславынча, капиталистик Аргентинада бүген авыл хуҗалыгы җимерелү стадиясендә. Боларга ышанмас идек, шундый ук юлны үзебез үттек һәм әле дә шуңа охшаган вәзгыятьтә яшибез.
Социализмны сагынучы бездәге кавем үрнәк итеп Кытай социализмын китерә, янәсе, Кытай юлыннан китсәк отасы идек. Әмма аларда кайсы күбрәк: социализммы, капитализммы икәнен аңлап та бетереп булмый. Җитмәсә, чин иле бүген тирән кризиска кереп батарга җыена һәм алдагы елларда кытайларның тормыш дәрәҗәсе көнләшерлек булмаячак, менә күрерсез.
Дәүләт машинасын артка чигереп, яңадан социализмга әйләнеп кайтсак, без нишләр идек икән? Ихтимал, берничә елдан соң яңадан капиталистик тәртипләрне кайтару таләбе белән урамнарга чыгучылар байтак булыр иде. Халыкларның аумакайлыгы, бер ярдан икенче ярга ташланулары бик аңлаешлы нәрсә ул үзе, чөнки без глобаль капитализмның үлеме якынлашкан чорда яшибез. Социализм исә үзенең бөтен потенциалын күптән сыгып бетерде һәм шулай ук халыкларның йөрәгендә яшәгән таләпләргә җавап бирми. Кыскасы, ике системаның берсе дә канәгатьләндерми халыкларны һәм канәгатьләндермәячәк тә. Мондый вәзгыятьнең туасы хакында 2010 елда ук язган идек. Теләгән кеше газетаның төпләмәсен күтәреп “Вампирлар” дигән язманы укый ала: “Капиталистик державаларның лидерлары киң халык массаларын пропаганда трюклары ярдәмендә никадәр генә озак гипнозлап торырга тырышмасыннар, кризис якын киләчәктә үзенең берсеннән-берсе айныткычрак һөҗүмнәрен ясауны дәвам итәчәк, вәхши системаның ялган пәрдәсе күзләрдән алыну белән, аның тарафыннан изелгән миллиардлар алдында “Инде нишләргә?” дигән хәлиткеч сорау килеп басачак. Әлбәттә, бу сорау бөтен кискенлеге белән куелганчы, кешелек җәмгыяте тетрәндергеч фаҗигаләр, кискен югалтулар кичерәчәк...” Без 9 ел элек хәбәр иткән вәзгыять мәйданда инде...
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев