Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якын һәм ерак чит илләрдә уздырыла торган Сабан туйлар саны быел арткан

Быел 29 илдә 84 Сабан туе үткәреләчәк.

Ерак һәм якын чит илләрдә уздырылачак Сабан туйлар саны, узган елдагыга караганда, быел бергә күбрәк булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. 
 
Узган ел 30 илдә милли бәйрәмне 83 җирлектә уздырсалар, быел 29 илдә 84 Сабан туе үткәреләчәк. Кайбер чит илләрдә ул инде узды. Мисалга, Кипрда. 
 
Статистикага күз салсак, 2011 елда барлыгы 23 илнең 60 җирлегендә Сабан туе уздырылган булган. 2017 елда исә 32 илдә 80 бәйрәм оештырылган. 
 
Быел милләттәшләребез Швеция, Швецария, Чехия, Франция, Финляндия, Төркия, АКШ, Румыния, Польша, Латвия, Литва, Канада, Италия, Испания, Израиль, Германия, Венгрия, Болгария, Бельгия, Бөекбритания, Австрия, Австралия калаларында Сабан туен билгеләп узачак.
Фото: https://tatar-inform.tatar
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев