Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Голос"та катнашкан Рушана Вәлиеваның абыйсы Микелла Абрамованы җиңүчеләр рәтеннән чыгарырга таләп итә

"Голос.Перезагрузка" бәйгесендә катнашкан Рушана Вәлиеваның абыйсы Илгиз Вәлиев "Голос.Дети" бәйгесенең финалыга чыгаучыларның барысын да җиңүче дип табу дөрес түгел дип саный. Микелла Абрамованың җиңүе гамәлдән чыгарылырга тиеш ди ул.

Өлкәннәр өчен "Голос.Перезагрузка" проектының соңгы сезонында катнашучы Башкортстан кызы Рушана Вәлиеваның икетуган абыйсы Илгиз Вәлиев җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова җиңүен тикшерүне сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта адвокат Искәндәр Фәхретдинов хәбәр итте. Ул 30 майда "Голос. Дети" проектын тикшерү гаризасын Мәскәүнең полиция бүлегенә тапшырган. Фәхретдинов уфалы Илгиз Вәлиев исеменнән эш итә. Аның Азатлыкка аңлатуынча, Илгиз Вәлиев "Голос.Дети" проекты гаделсез узган дип саный һәм җинаять кылу расланган очракта полиция җинаять эшен ачарга һәм бу эштә катнашы булган кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәяләмә бирелергә тиеш.

"Русия Җинаять кодексының 184нче маддәсе нигезендә аерым кешеләргә карата җинаять кылынганмы, әйе икән, бу җинаятькә катышы булган кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәяләмә бирүләре турында гариза тапшырдым. Бу очракта полиция Беренче канал вәкиллере, проектта катнашкан Микелла Абрамованың әти-әнисе - җырчы Алсу, аның ире Яннан сорау алыначак.

Беренче канал "Голос.Дети" проектында тавыш бирү нәтиҗәләре гаделсез булганын таныды, ахыр чиктә финалга чыгаучыларның барысы да җиңүче дип табылды. Әмма спорт яки башка бәйгеләрдә халыкара кагыйдәләр нигезендә нәтиҗәләр юкка чыгарыла, дөрес түгел дип табыла икән, җиңүче дип танылган катнашучы дисквалификацияләнә. Бу очракта исә Микелла Абрамова барлык катнашунчылар белән берәттән җиңүче булып калды. Призлы урыннар бар икән, бу гади шоу гына түгел. Илгиз Вәлиев, "бу халыкара нормативларны бозумы? Ни өчен Беренче канал Микелла Абрамованы төшереп калдырмады, хокукларны бозу бармы, Абрамовларның моңа катнашуы никадәр булган", дип сорый.

Минемчә, бу очракта җинаять кылуның барлык сыйфаты уч төбендә ята. Русия Җинаять кодексының 184нче маддәсе нигезендә ниндидер эш ачылганын хәтерләмим. Һәрхәлдә бу – сирәк очрак", дип сөйләде Азатлыкка адвокат Искәндәр Фәхретдинов.

Илгиз Вәлиев журналистлар белән аралашырга теләми. Адвокат сүзләренә караганда, гариза биргәннән соң ул журналистлар йөдәтмәсен өчен телефонын сүндереп куйган.

Рушана Вәлиеваның гаиләсе кызның гариза язу белән бәйле вакыйгага катышы юк дип белдерә. Вәлиеваның туганы "Комсомольская правда" газетына сөйләвенчә, алар Илгиз белән аралашмый, ул үз әнисе белән Уфа районының Алексеевка авылында яши. "Күрәсең, адвокат Илгиз исемен кулланып җәнҗал чыгармакчы. Рушана аның белән беркайчан да күрешмәде, сөйләшмәде. Әлеге хәлнең башында адвокат яки башка кешеләр торадыр", дигән Рушананың исемен әйтергә теләмәгән туганы.

Рушана балаларны яклады, Микелла өчен борчылды дип тә белдергән ул.

Күптән түгел Беренче канал "Голос.Дети" проектының алтынчы сезоны нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды. Әлеге бәйгедә җырчы Алсу һәм эшмәкәр Ян Абрамовның кызлары Микелла җиңгән иде. Бәйге нәтиҗәләрен тикшерүче Group-IB ширкәте 07 саны астында чыгыш ясаучы (Микелла Абрамова) файдасына автоматлаштырылган СМСлар җибәрелгән дип белдерде. Белгечләр исәпләвенчә, 300ләп телефон номерыннан 8 мең тирәсе СМС җибәрелгән.

Соңрак бәйгенең махсус чыгарылышы булды. Анда финалга чыккан алты катнашучыны да, шул исәптән Микелланы да җиңүче дип таныдылар.

Рушана Вәлиева Башкортстанның Авыргазы районыннан. Ул 2018 елда "Голос.Перезагрузка" сезонында катнашты, финалга килеп җитте, әмма аның икенче турыннан уза алмады.

Фото: скриншот

Азатлык Радиосы © 2011 RFE/RL, Inc. | Азатлык Радиосы рөхсәте белән күчереп бастырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев