Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават балаларны яклау көнендә Казандагы ишегалларның берсендә концерт куя

Җырчы Казанның Фатих Әмирхан урамындагы ишегалдында чыгыш ясаячак.

Казанның Фатих Әмирхан урамындагы ишегалларының берсендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясарга теләк белдергән. Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«1 июньдә Фатих Әмирхан урамындагы ишегалдында «Салават» Яшьләр үзәге һәм Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашында «Ишегалды бәйрәме» оештырылачак», - диде ул.

Ул җырчы үз теләге белән чыгыш ясаячагын, концертның Фатих Әмирхан урамындагы 81, 83 һәм 85нче йортларның ишегалларында узачагын искәртте.

Казанда Халыкара балаларны яклау көнен өч көн бәйрәм итәчәкләр. Малайлар һәм кызларны «Парктагы китапханә»дә, Кремль яр буендагы рәсем ясау дәресендә көтеп калалар, шулай ук пластилиннан мультфильм төшерүдә катнашырга чакыралар.

Моннан тыш, Казан Кремле, Г.Кариев театры һәм парклар күпсанлы бүләкләр әзерли. Сәяхәт итәргә яратучылар Лаеш районына «Кама диңгезе»нә юл тота алачак. Анда оештырылачак зур бәйрәмдә елгада коенырга һәм бәйрәм тортыннан авыз итәргә мөмкин булачак.

Фото: Tatar-inform.ru архивы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев