Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның «Максимус» тренажерлар залында шөгыльләнүче хатын-кыз вафат булган

Фитнес-клублар челтәренең бер бинасында тренажерда шөгыльләнгән вакытта бер хатын-кызның хәле киткән.

Казанның «Максимус» фитнес-клублары челтәренең бер бинасында хатын-кыз вафат булган. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, 56 яшьлек хатын-кыз Баруди урамындагы фитнес-клубта тренажерда шөгыльләнгән. Аның хәле киткән һәм ул ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үлгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, хәзер урында тикшерүчеләр эшли. 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев