ИлГәрәй: “Иң якын дустым – хатыным”
Элегрәк “Шәрык”, “Фикер”, “Алтын урта” кебек милли очрашулар ясый торган мәйданчыклар бар иде, аларны күпләр хәтерлидер. Кызыклы шәхесләр белән күзгә-күз очрашып, җылы мохиттә аралашып утыру өчен менә дигән мөмкинлек иде ул.
Онытыла барган мондый кич утыруларны “Ихсан” тренинг үзәгендә яңадан торгызып җибәрмәкчеләр. Сентябрь урталарында шушындый очрашуларның беренчесе узды. “Ихсан” үзәгенә җырчы ИлГәрәйне чакырганнар иде. ИлГәрәй белән кич утыруга без дә бардык, җырчының иҗат һәм шәхси тормышының кызыклы мизгелләрен барладык.
Йолдыз булган, танымый да!
Ике елга бер Казанда концерт белән чыгыш ясыйм. Соңгы арада гына халык мине, минем җырларымны, сәхнәдә тотышымны чынлап аңлый башлады. Концерт минем өчен, беренче чиратта, сыйфатлы, уйланып эшләнгән булырга тиеш. Аннан, халыкны туйдырмаска телим. Март аенда әзерләгән концертымда 39га җиткән температура белән чыгыш ясадым, тамашаны өзмәдем. 20 минут саен дарулар, уколлар кадатып, ерып чыктым, ахырга тавыш та карлыгып бетте инде. “Җырлый белми бу, тавышы утырган”, – диючеләр булды. Аннан, мине күпләр борын күтәреп йөрүче җырчы дип уйлый, чөнки шундый итеп күрсәтә торган очраклар булгалый. Мәсәлән, кибеттә чакта башта “нәрсә алырга икән?” дигән уй тынгы бирми, янда – балалар чабыша, хатын да кибет дигәч, әллә кайларга югала. Шул вакытта кешеләр танып, исәнләшеп китә. Кем ул, күрми дә, аңламый да каласың! Бөтен кешене дә истә калдырып булмый бит. “Йолдыз булган, танымый да!” – диләр инде аннары. Социаль челтәрдәге “сәлам, ничек хәлләр?” кебек язганнарның барысына да җавап биреп утырмыйм, билгеле... Аралашырга теләгән кеше миңа шалтырата ала.
Җырчылардан дустым дип Эльвира Хамматованы атый алам. Альбина Апанаева белән аралашабыз. Ир-атлардан якын итеп аралашучым, җан атып йөрерлек дустым юк. Әти-әниемә, энекәшемә, кызларыма гына ышанам.
Иң якын дустым – хатыным. “Матурым, бәлки миңа да җырлап караргадыр? Хәзер концертка халыкны шулай җыялар икән” , – дип шаярта ул. Мин аңа дөресен әйтәм, җырлый белмисең син, дим. Ул аны аңлый, белә, үпкәләми. Ә балаларны ирексезләп сәхнәгә чыгарырга теләмим. “Балалы солянка”ларда катнашабыз, сәләтләре дә бар, шөгыльләнергә генә кирәк.
Тормыш биргән сабак
Иҗатымның башлангыч чорында гомергә онытылмаслык хәл булды. Актанышта концерт куйган идек. Районга яңа гына алган икенче машинам белән кайттым. Табын корганнар, концерттан соң чәй эчәргә дәштеләр. Машина әле яңа булу сәбәпле, бөтен мөмкинлекләрен аңлап бетермим дә. “Автозапуск”ка бастым да, ачкычны эчтә калдырып, ишекне ябып, кереп киттем. Кайтырга вакыт җиткәч, ачкычны алмавымны чамалап алдым. Машина эчендә бикләнеп калган бит. Нишләргә? Әтигә шалтыраттым. Әти: “Иң башта тынычлан!” – диде. Аннары ничек-ничек машинаны ачарга кирәклеген аңлатты. Чыбык табып, башын боҗрасыман ясап, машинаның бер тишегеннән шуны эчке якка төртеп кертеп, ишекне ача алдык. Шуннан соң нинди очрак булса да, паникага бирелмәскә кирәк икәнен яхшы аңладым. Тормыш биргән сабак булды ул.
Фото: скриншот инстагарам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев