Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Илназ Гариповның өйләнәсе килә! [фото-видео]

Күптән түгел Илназ Гарипов Instagram битендә үзенә карата мәхәббәт белдерүче туташның хатларын күрсәтеп бүлеште. Нәрсә бу? Илназ мондый хатларга ни дип җавап бирә? Һәм, гомумән, кызларның егеткә беренче булып язуы килешәме? Әлеге сорауларны җырчының үзенә бирдек.

Илназ Гариповның костюмнан йөрергә яратмавы күптән билгеле һәм ул моны яшерми. Минем белән очрашуга да ул заманча чалбар –“ползунки”дан килде. Әлеге спорт стиле аңа тагы да гадилек өсти. Шулай да гардеробында затлы костюмнарга да урын бар икән.

Күрешүгә үк аңа язылган хатлар турында сорадым. Ул: “Бу – ахмаклык бит. Үзе сорау биреп – үзе шуңа җавап бирә бу кыз. Бәлки ул ихластыр да, чөнки ихласлылык кайвакыт ахмаклык белән тәнгәл килә, белмим. Чын дөресен әйткәндә, мондый хатлар язучы кызлар белән очрашырга да куркам. Алардан әллә ни көтәргә була”, – дип бүлеште Илназ. (Иң кызыгы, без аралашып утырганда да туташларның берсе җырчыга шалтыратып: “Син кайда? Нишлисен? Кичкә планнарың нинди?” кебек сораулар бирергә өлгерде).

 

Кызларның егет кешегә беренче язу мәсьәләсенә килгәндә, Илназ өчен әлеге күренеш ят түгел, тик, аның фикеренчә, һәрбер әйбернең дә чамасы булырга тиеш.

“Ник әлеге хатларны социаль челтәрләрдә күрсәтергә булдың?” дигән соравыма Илназ: “Беренчедән, беркемне дә рәнҗетәсем килми. Игътибар итсәгез: хатларның фотоларында язучының исеме сөртелгән. Икенчедән, бу – бары тик яратып көлү генә. Мәсәлән, бу кызның песиенең кәефе булмавы миңа нигә кирәк инде?..”.

Кызлар бирешүчеләрдән түгел. Киң таралган “черный список” дигән сүз йөри яшьләр арасында. Илназ шундый кара исемлеккә дә кертеп караган, ләкин үҗәт кызлар яңа “бит” ачып, кире хатлар яудыра башлый икән.

 

Соңгы елларда Илназга приемияләр бирелмәве турында сорамый булдыра алмадым. “Премияле булыр өчен, көч түгәргә һәм эшләргә кирәк, диләр”, – дип белдерде әңгәмәдәшем. Тик шулай да, онытмаска кирәк: Илназның сандыгында инде бөтен диярлек премияләр бар. “Аның икесен ялгыш бирделәр бугай”, – дип уены-чыны белән җавап кайтарды артист.

Илназ фикеренчә, премиягә лаек булу җырчының яхшы артист булуына күрсәткеч түгел әле. Әгәр дә җырчы, рәхәтләнеп, зал тутырып, “сольный” концерт куя ала икән, димәк ул – җырчы! Ә Илназ исә ел дәвамында Татарстан районнарында үзенең тамашасы белән сәфәр кылды, Казанда да концерты гөрләп үтте.

Шушы көннәрдә Илназ чәчен алдырып атты. Чәче коелган икән. “Кызганыч, тик 2017 ел югалтуларга бай булды. Әле аякка басып килгән чагым гына. Егылган җирдән кире басуым белән бер. Арты белән борылучылар да шактый булды. “Бирешәчәксең”диючеләр дә булмады түгел. Чәчем коелуының сәбәбен врачлар нервыдан дип аңлаттылар. Бер елдан үсә дип вәгъдә иткәннәр иде. Аллага шөкер, рәтләнеп килә. Әйбәтләнгәч, чәчне алдырып аттым. Тамашачылар өчен сенсация булды бу күренеш”, – ди Илназ үзе.

 

Стиль ягына кайтсак, Илназ бер дә үзгәрергә уйламый. “50 яшемдә дә җыртык штан белән футболка киеп чыгар идем”, – дип хыяллана ул. Шәхси тормышында әле һаман да җитди үзгәрешләр юк икән. “Кемдер: “Өйләнегез! Хатын булгач, барысы да була”, – дигән. Аңлавымча, әлеге система дөрес. Минем бер микрофоным 120 мең тора, аппаратура бәяләре дә арзан түгел. Хатынлы булгач, акча җитмәү мәсьәләсе хәл ителер, дип ышанам”, дип көлә Илназ.

Ләкин җырчы яшерми: аның өйләнәсе килә!

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X