Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ләйсән Гыймаева: Аллаһы Тәгалә ярдәменә бөтен жаным белән ышанам [язманың дәвамы]

“Мине нинди лечение көтә? Химия булса нишләрмен? Чәчләрем коелса ничек кеше күзенә күренермен? Дәвалануның файдасы булырмы?”

 

Ләйсән Гыймаеваның куркыныч авыру белән көрәшүе турында язып чыккан идек, бүген җырчы социаль челтәрдә уй-кичерешләре белән бүлешеп тагын бер пост куйган.

"...Яңа ел алдыннан больницага ятам дип олы кызларым – Таңсылу белән Зифага әйтү җиңел булмады. “Нәрсә булды? Кайсы җирең авырта? Нишләтәләр?” – шундыйрак сораулар бирделәр. Ләкин без өч хәрефле диагнозны әйтми торырга булдык. Зәйнәп гомумән белми.
Операция уңышлы үтте. Аннан соң январь уртасына кадәр нәтиҗәләр көттек. Ул вакытта “Мине нинди лечение көтә? Химия булса нишләрмен? Чәчләрем коелса ничек кеше күзенә күренермен? Дәвалануның файдасы булырмы?”... шушындый рухтагы мең дә бер сорау белән йөрдем. Ничек кенә булмасын күңел түрендә барысы да яхшы булачагына, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасына бөтен жаным белән ышана идем.
Көтелгән көн килеп җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев