Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Мәскәү җырчысы Лия Шәмсина Татарстан юлларын мактап үзенчәлекле ролик төшергән

Җырчы республикада юллар тигез дигән нәтиҗәгә килгән.

Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче җырчы Лия Шәмсина Татарстан юлларының тигез һәм иң яхшы булуы турында Инстаграм сәхифәсендә ролик төшереп урнаштырган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

“Татарстан, туры юлларың өчен рәхмәт! Пермь юлларыннан соң чыккан эмоцияләр”, - дип язган Инстаграм сәхифәсендә Лия Шәмсина.

“Мин Россия буенча бик еш йөрим, шуңа күрә Татарстанда юллар иң яхшы, дигән нәтиҗә ясый алам. Юлларның сыйфаты, беренче чиратта, хөкүмәтнең җаваплылыгыннан тора”, - дип сөйләде ул хәбәрчегә.

Ни өчен Татарстандагы кебек юллар калган җирдә юк икәнен җырчы башка төбәкләрнең җитәкчеләреннән сорарга кирәк дигән фикердә. “Бары тик халыкның ачыктан-ачык фикере генә нәтиҗә бирә, мөгаен, шул чакта түрәләр "юл проблемасы” турында күбрәк уйлана башлар”, - диде ул.

Фото: Владимир Васильев/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев