Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Рөстәм Закиров: Телевизордан җырлар җырлатып кына милли үзаңны үстереп булмый

Татарстанның халык артисты фикеренчә, татар халкының милли аңын үстерер өчен, көчле шәхесләрне эфирга чыгарырга кирәк.

Татарстанның халык артисты, җырчы Рөстәм Закиров фикеренчә, татар халкының милли аңын үстерер өчен, көчле шәхесләрне эфирга чыгарырга кирәк. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде. “Телевизордан 24 сәгать буе җырлар җырлатып кына татар халкының аңын үстереп булмый”, - диде Рөстәм Закиров.

Татарстанның халык артисты бу тәкъдим Татар халкының үсеш стратегиясендә урын алырга тиеш дип саный.

Аның фикеренчә, телевизор, радиолардан классик язучылар күрсәтелсен, халык җырлары да яңгырасын. "Алайса, телевизордан “Барс медиа”ның, “Татар радиосы”ның өч җырчысын ел буе әйләндерәләр", - диде ул.

  • Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча әзерләнә торган Татар халкының үсеш стратегиясе быел август аенда рәсми рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура җыенында кабул ителер дип көтелә.
  • Рөстәм Закиров – Арча районының Урта Пошалым авылында 1967 елның 11 маенда туган. Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлаган. 1993 елда «Иске Карурман» һәм «Агыла да болыт агыла» җырларын башкарып танылып китте. Туган авылында, 2004 елдан башлап, кыш уртасында һәр елны “Пошалым чаналары” җыр фестивален уздыра.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев