Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават Фәтхетдинов Казанның төзәтү колониясендә полосалы костюм киеп концерт куйды

Татарстанның халык артисты чыгышын 270 тоткын тамаша кылды.

Бүген Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, үзенең шәкертләре белән бергә, Казанның 2нче төзәтү колониясе әсирләренә концерт куйды. Җырчы сәхнәгә беренче чыкканда аклы-каралы полосалы костюм киеп чыкты.

“Концертка акча түләп керәләрме, бушка карыйлармы, бу – минем эшем. Мин тамашачылар аермасын сизмим. Балалар алдында җырлаумы, инвалидлар каршындамы, әсирләр күңелен күрүме – миңа барыбер. Теләсә нинди эшне күңел биреп эшләргә кирәк. Без гомер буена төрмә капкаларының теге ягындагы тормыш матурлыгы турында җырлыйбыз”, - диде Салават Фәтхетдинов.

“Салават” җыр театры чыгышын 270ләп әсир карады. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар.

Тамаша бер сәгатьтән артыгракка сузылды. Салават Фәтхетдинов үзе сәхнәгә ике тапкыр чыгып, сигез җыр бүләк итте. Шулай ук сәхнәдә профессорның шәкертләре Фәнил Галиуллин, Айгөл Миндиярова, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиевлар да җырлады. Программаны Ядкәр Хәбибуллин алып барды, баян партиясен Альфред Якшимбетов белән Илфат Шәехов башкарды.

Җырчы, тамашачылар каршына чыккач, костюмының тоткыннарның киеменә охшавына игътибар итте. Ул моның очраклы рәвештә шулай килеп чыгуын әйтте. Тамашачылар, моны шаярту итеп кабул итеп, көлештеләр.

“Соңыннан гына аңлап алдым, мин тиешле костюм кимәгәнмен икән. Полосалы булган бит бу, бейджик кына җитми. Әйдәгез, болай итик, минем - җырларым, сезнең вакытыгыз күп. Шуңа күрә мин костюмны алыштырып чыгыйм”, - диде Салават Фәтхетдинов. Аның бу сүзләренә көчле алкышлар һәм көлүләр белән җавап бирделәр.

“Салават Фәтхетдинов бу колониядә икенче тапкыр чыгыш ясый. Беренче тапкыр ул егерме еллап элек булган иде. Бу юлы да тәкъдимебездән баш тартмады. Вакыты булуга киләсен әйтте, көнен үзе билгеләде. Биш көн элек кенә, үзе шалтыратып, 23енә көтәргә кушты, - диде социаль тернәкләндерү- адаптация үзәге директоры Азат Гайнетдинов.

Азат Гайнетдинов сүзләренчә, тоткыннарны иреккә әзерләүдә мондый чаралар бик кирәк.

“Күпләр миңа: “Нигә сез монда ашарга ташыйсыз, артистлар алып керәсез?” дип сорый. Аңлыйм, алар җинаять эшләгән, кемнедер талаган, үтергән. Әмма аларның бит иреккә чыгасы бар. Статистиканы карасак, иреккә чыгучыларның яртысы кабат шул җинаять юлына баса. Безнең оешманың төп бурычы- кичәге тоткыннарны кабат җинаять юлына бастырмау. Шуңа күрә без аларны моннан ук рухи яктан әзерләргә тырышабыз”, - диде ул.

Социаль тернәкләндерү-адаптация үзәге директоры әйтүенчә, тоткыннар Салаватның чыгышын җанлырак кабул иткән. Дүрт ай элек чыгыш ясаган шансон Дюминны бу кадәр ошатмаган булганнар.

2нче төзәтү колониясе әсирләре “Салават” җыр театрының чыгышын ахырга кадәр тын да алмыйча карады. Соңыннан исә җырчыдан автограф алып, фотоларга төштеләр.

Салават Фәтхетдинов алып килгән күчтәнәчләр тоткыннарга иртәгә таратылачак.

 

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X