23 октябрь 2018 яңалыклары
-
АКШның JVIS компаниясе “КАМАЗ” электробусларына аккумуляторлар эшләп чыгарырга ниятли
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов JVIS компаниясе белән Татарстанның алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтте.
-
Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак
Татарстанда 24 октябрьдә төнлә 2 градус, көндез 12 градус җылы булачак.
-
Салават Фәтхетдинов Казанның төзәтү колониясендә полосалы костюм киеп концерт куйды
Татарстанның халык артисты чыгышын 270 тоткын тамаша кылды.
-
Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү вакытын озайттылар
“Аналог”тан “цифрлы”га бөтенләй күчеп бетү 2019 елның 14-15 гыйнварында көтелә.
-
Санкт-Петербургка сәяхәт
Кеше гомеренең иң матур мизгелләре балачак белән бәйләнгән. Балачакның хисләре дә биегрәк, хыяллары да буй җитмәслек була. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә белем алучы 30 укучының әнә шундый хыялы чынга ашты бу көннәрдә.
-
24 октябрьдә явым-төшемсез болытлы һава фаразлана
Иртәгә, 24 октябрьдә, Казанда аязучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем күзәтелми, көньяктан салмак җил көтелә, төнлә – көньяк-көнбатыштан урыны белән 16 м/с тизлек белән исүче җил. Төнлә һава температурасы +3-5 градус тәшкил итәчәк, көндез – +8-10 градус.
-
Татарстанда мина куелуы хакында хәбәр иткән өчен яшүсмерне хөкем итәчәкләр
Алексеевск районында яшәүче 17 яшьлек яшүсмергә «Террор акты турында белә торып ялган хәбәр тарату» маддәсе буенча гаепләү белдерелә.
-
“Рәхәтләнеп татарча өйрәтә алам!”
Татар теле дәресләрен укыту иреклегә калдырылгач, аны укырга кеше калдымы, кирәксезгә әйләнмәдеме, дип юлыбызда очраган һәр татар теле укытучысыннан диярлек сораштырып торабыз. Җавап бер: “Теләп өйрәнәләр. Хәзер дәрестә сөйләшергә өйрәтәбез бит!”
-
ВЛКСМның 100 еллыгы кысаларында халыкка буклетлар таратылды
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә ВЛКСМның 100 еллыгы кысаларында халыкка буклетлар тараттылар.
-
Казанның Ямашев проспектында трамвай яна
Бер айда инде икенче трамвай яна.
-
Кыш килми калмас
Иртә белән торып тәрәзәгә карасагыз, тирә-юньне ап-ак кар каплаган. Күңел ышанмыймы? Әбиләр чуагы, чыннан да, озаккарак сузылды бит. Әмма, ничек кенә булмасын, бу көн киләчәк.
-
Гомер буе сакласаң да, бозылмый торган 10 ризык
Кайбер продуктлар күп еллар, хәтта йөз еллар буе сакласаң да бозылмый.
-
Нәҗибә Ихсанова Гәүһәр Камалованың муенсасын яшь актрисага бүләк итте
Камал театры артистлары Камалова муенсасын тапшыруны театраль традициягә әверелүен теләделәр.
-
Җир убылу нәтиҗәсендә, машина кайнар сулы чокырга төшеп китә[видео]
Самарада 21 октябрьгә каршы төндә машина кайнар сулы чокырга төшеп китә. Бу хакта “Россия24” телеканалы хәбәр итте. Вакыйга булган урыннан видеолар социаль- челтәрләрдә тарала.
-
Аларда – ракета, бездә автобус кайгысы..
Үткән атнада тышкы сәясәт мәйданында атом-төш кылычлары чәкеште. Башта Кремль лидеры россиялеләрне атом-төш гарасатында һәлак булып җәннәткә керү перспективасы белән шатландырды, аннан соң Вашингтонның җирән харизматигы АКШның Россия белән төзелгән кыска һәм уртача ераклыкка очучы ракеталар турында (РСМД) килешүеннән чыгачагы турында игълан итте.