Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Җир убылу нәтиҗәсендә, машина кайнар сулы чокырга төшеп китә[видео]

Самарада 21 октябрьгә каршы төндә машина кайнар сулы чокырга төшеп китә. Бу хакта “Россия24” телеканалы хәбәр итте. Вакыйга булган урыннан видеолар социаль- челтәрләрдә тарала.

Гадәттән тыш хәл урам чатында булган. Светофорның яшел төсе янгач, машина хәрәкәт итә башлаган. Башта аның бер тәгәрмәче җир астына төшеп киткән. Ир-ат артка таба хәрәкәт итмәкче булган, тик машина астында асфальт убылган. Барлыкка килгән чокыр кайнар су белән тулган. Машина шунда чумган.

 

Машинадан чыгу өчен  ир-атка тәрәзәсен ватырга туры килә. Ә машинаны исә чокырдан тартып чыгару өчен махсус техника килә. Социаль-челтәр кулланучылары  әйтүенчә, мондый гадәттән тыш хәлләр Самара өчен табигый. Имгәнүчеләр турында хәбәр ителми.

 

 

Фото: скриншот

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X