Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Санкт-Петербургка сәяхәт

Кеше гомеренең иң матур мизгелләре балачак белән бәйләнгән. Балачакның хисләре дә биегрәк, хыяллары да буй җитмәслек була. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә белем алучы 30 укучының әнә шундый хыялы чынга ашты бу көннәрдә.

14-16 октябрьдә без Мәдәни-танып белү туризмы милли программасы кысаларында “Петр шәһәре-Град Петров” маршруты буйлап сәяхәттә булдык. Экскурсиянең беренче көнендә Санкт-Петербург шәһәре буйлап йөреп, Университет яр буе, Марс кыры, Сенат һәм Сарай мәйданнары, Нева проспекты, Исаакий соборы, Мария сарае, Яңа Голландия утравы, Петропавлов крепосте кебек искиткеч архитектура ансамбльләрен күреп таң калдык.

         Сәяхәтебез  Дәүләт Эрмитажында дәвам итте. 3 миллион экспонаты булган бу музейның һәр экспонаты янында 1генә минут булсаң да, танышып чыгу өчен 8 ел гомер кирәк икән!

         Россиянең әйдәп баручы музыкаль театрларының берсе булган  Мария театры артистлары башкаруында тамаша карадык, Ленинград сакчылары монументында булып, блокада вакытында һәлак булучыларны 1 минутлык тынлык белән искә алдык.

       Дөньяның иң зур рус сәнгатен чагылдыручы Рус дәүләт музее безгә 12 гасырдан бүгенге көннәргә кадәр булган милли рәсем, скульптура, декоратив сәнгате үсешенең барлык этапларын күзалларга  ярдәм итте.

         Шәһәрдән 30 чакрым читтә урнашкан “Павловск” музей-тыюлыгын күрдек. Император Павел I нең җәйге сарае булган бу музейдагы гаҗәеп заллар,  андагы экспонатлар турында сөйләп бетерерлек түгел. Музей үзе исә ,  600 гектар җирне биләгән, Европада тиңнәре булмаган паркта урнашкан.

         1:87 масштабы белән 500 кв м җирдә эшләнгән “Петровская Акватория” музей-макеты   18 гасырда Нева елгасы буенда һәм Фин култыгында булган барлык корылмаларны чагылдыра. Биредә Нева елгасы буйлап Петр I чорындагы корабльләр йөзгәнен дә, Петергоф   паркында узган балларны да, Екатерина II нең ауга чыкканын да күрергә, кыскасы, шул чорга сәяхәт итәргә була.

         Петр I, А.С.Пушкин, Александр Невский, Екатерина II, Николай I һәйкәлләре янында да тукталдык, “Аврора” крейсерын үз күзләребез белән күрдек.

        

         Төньяк башкалабызга шундый гаҗәеп сәяхәт итү мөмкинлеге тудырган Саба районы мәгариф идарәсенә әти-әниләребез, укучылар- укытучылар  исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

         Санкт-Петербургта узган бу көннәр укучылар күңелендә бик озак сакланыр, Россия тарихын тагын да яхшырак өйрәнергә этәргеч булыр, дип ышанабыз.

                   Измайлова Г.М., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев