Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәҗибә Ихсанова Гәүһәр Камалованың муенсасын яшь актрисага бүләк итте

Камал театры артистлары Камалова муенсасын тапшыруны театраль традициягә әверелүен теләделәр.

Нәҗибә Ихсанова үзенә күренекле татар актрисасы Гәүһәр Камалова бүләк иткән бижутерия муенсаны яшь актриса Айгөл Абашевага бүләк итте. “Татар-информ” журналистлары Нәҗибә Ихсанованың өендә әлеге театраль тарихи вакыйганың шаһиты булдылар.

Әлфия Миңнуллина әйтүенчә, Нәҗибә Ихсанова “Дон Жуан” спектаклен караганда, Айгөлнең Гәүһәр Камаловага охшаш актриса булуына игътибар иткән һәм легендар актрисаның үзенә бүләген Айгөлгә тапшырырга уйлаган. “Гәүһәр Камалова – данлыклы Камаллар нәселеннән. Әни аның бүләген кадерләп саклады. Театраль традиция дәвам итсен – Айгөл дә аны олыгайгач яшь актрисага тапшырыр”, - диде ул.

Нәҗибә Ихсанованы сагынып, аны күрергә килгән артистлар Фәрит Бикчәнтәевтә Кариев балдагы саклануын һәм ул аны театраль сезоны ачылганда һәм ябылганда киюен искә төшерделәр. Камалова муенсасының да традиция булуын теләделәр. Пенза якларында туып үскән Айгөл Абашева - Гәүһәр Камалованың уенын видеода да күрмәгән актриса. Ул Нәҗибә Ихсанова һәм Әлфия Миңнуллинага рәхмәтен җиткерде. Гәүһәр Камалова турында күбрәк белергә тырышачагын әйтте.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованы күрергә актрисаның чордашлары – Ренат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева, театр директоры Илфир Якупов һәм труппа мөдире Исрафил Сафин килде.

  • ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Гәүһәр Камалова (1922-1990) театраль гаиләдә туып үскән.
  • Айгөл Абашева 1989 елда Пенза өлкәсендә туган. Камал театрында елдан 2015 елдан.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев