Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда мина куелуы хакында хәбәр иткән өчен яшүсмерне хөкем итәчәкләр

Алексеевск районында яшәүче 17 яшьлек яшүсмергә «Террор акты турында белә торып ялган хәбәр тарату» маддәсе буенча гаепләү белдерелә.

Татарстанда «Сәләт» балалар лагеренда мина куелуы хакында хәбәр иткән өчен 17 яшьлек яшүсмерне хөкем итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«2018 елның июнендә әлеге яшүсмер Алексеевск районының Биләр авылында урнашкан «Сәләт» балалар лагере территориясе аша узу үтенече белән полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать иткән. Полицейский аның үтенечен кире каккан. Моңа җавап итеп, яшүсмер тәртип сакчысына лагерьда мина куелуы хакында әйткән», - диде Руслан Галиев.

Урынга полиция хезмәткәрләре һәм саперлар килгән. Хокук сакчылары лагерьны җентекләп тикшергән, тик шартлаткыч матдә тапмаган.

Яшүсмерне тоткарлаганнар. Ул үз гаебен таныган.

Аңа карата кузгатылган «Террор акты турында ялган хәбәр тарату» маддәсе буенча гаепләү эше Алексеевск район судына тапшырылган.

Әгәр яшүсмернең гаебе расланса, аны 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фото: https://pixabay.com | 3dman_eu

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев