Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АКШның JVIS компаниясе “КАМАЗ” электробусларына аккумуляторлар эшләп чыгарырга ниятли

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов JVIS компаниясе белән Татарстанның алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтте.

Ford Motors, Chrysler, Toyota, Mercedes, BMW, General Motors компанияләрен тәэмин итүче JVIC Америка компаниясе “КАМАЗ” электробусларына аккумуляторлар эшләп чыгаруны оештырырга ниятли. Бу хакта бүген Сан-Францискода булган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка компания вәкилләре җиткерде.

“Быел октябрьдә JVIS, “КАМАЗ” ГАҖ һәм “Татхимпласт” ҖЧҖ арасында сөйләшүләр булды. JVIS компаниясен “КАМАЗ” белән хезмәттәшлек кызыксындырды - “КАМАЗ” электробусы инжинирингы өлешендә, Татарстанда пластик автокомпонентлар, шулай ук электробус аккумулятор батареяларын җитештерү өлкәсендә”, - дип хәбәр ителә Татарстан Президенты рәсми сайтында.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның JVIS компаниясе белән алга таба хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтте.

“Компаундлар җитештерү алдынгы юнәлеш булып тора. “КАМАЗ” ГАҖ белән хезмәттәшлек тә перспективалы булырга мөмкин”, - диде Татарстан Президенты.

  • JVIS компаниясе АКШта 2006 елның мартында “Venture Industries” базасында төзелгән. Компаниянең төрле илләрдә якынча 40 җитештерү предприятиесе бар. Татарстанда JVIS компаниясе катнашында “КАМАЗ”, “Татнефтехиминвест-холдинг” һәм башка компанияләр белән берничә зур проект тормышка ашырылды.  

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев