«ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ – ТАТАРЛАРГА БУЛГАН ХӨРМӘТЕМ»
Татарстанда яшәүче әрмәннәр саны җиде меңнән арта. Шуларның өч мең тирәсе мәркәзебездә гомер кичерсә, калганнары республика буенча сибелгән. Әлеге милләт вәкилләре безнең төбәкне электән үк үз иткән.
Бирегә алар күбрәк төзелеш эшләренә килгәннәр. Шул дәвердән төпләнеп, хәзер инде монда берничә буын яшәүче әрмән гаиләләрен күрергә мөмкин. Билгеле, замана белән бергә аларның да тормышка карашлары үзгәрә: яшьләр ата-балалары кебек төзелеш тармагы белән генә чикләнми, укып, юрист, табиб, инженер, хисапчы һөнәрләрен үзләштерә, кемдер үз кәсебен ача. Сәхифәбезнең кунагы Аршак Алтунян да, әтисе кебек, евроремонт ясау юнәлешеннән китмәгән, юлдаш итеп иҗатны сайлаган. Татар җырларын яратып башкаручы бу әрмән егете тамашачыга яхшы таныш.
Әрмәннәр турындагы мәзәкләрне ишетмәгән, белмәгән кеше сирәк. Шуларның берсендә Әрмәнстан ул бит ил түгел, офис кына, чөнки халкының шактый өлеше чит илләрдә яши, дип шаярталар. Ләкин һәр шаяру сүзендә күмпедер микъдарда хакыйкать тә бар. Әлеге дәүләтне күп мәртәбә яулап алырга омтылулар вакытында җирле халык, үз гомере өчен куркып, читкә качарга, башка мәмләкәтләрдә сыену урыны эзләргә мәҗбүр була. Әрмәннәр үзләре әйтмешли, газап кыяларга бирелгән, алар түзә алмагач, кешелек дөньясына күчкән. Бүгенге көндә читтә бәхет тапкан әрмән диаспоралары Русиядә генә түгел, Америка, Франция, Алмания кебек илләрдә дә дус-тату яши. Әйе, аларның менталитетына ук чит җиргә тиз ярашу сәләте салынган. Кайда гына гомер кичерсәләр дә, тарихи ватаннары белән араны өзмиләр. Аршак Алтунян да Грузиядә дөньяга килсә дә, туган иле дип Әрмәнстанны саный. Әле ул бик кечкенә булганда әтисе гаиләсенең тамагын туйдыру өчен, хатыны һәм ике улын калдырып, Татарстанга акча эшләргә чыгып китә. Алдарак ерак туганнары бирегә килеп урнашкан була. Әрмәннәрне сабый чактан гаилә һәм бала җанлы итеп тәрбияләгәнгәдер, Аршакның әтисенә дә газизләреннән читтә яшәү авыр бирелә, сагыну хисе бимазалый аны.
Хатыны белән ике улын тизрәк үз янына китертергә ашыга. Шулай итеп, танышыма алты яшь вакытта алар безнең җирлеккә аяк баса. Ә иң кызыгы, Казанда түгел, ә Биектау районы Дөбъяз авылындагы туганнары янына кайтып төпләнәләр. «Сала халкының гадилеге, эчкерсезлеге таң калдырды, безне ерак туганнары кайткандай каршыладылар, – дип хәтер яңарта әңгәмәдәшем. – Абыем Грузиядә яшәгәндә урыс мәктәбенә йөргәч, урысча бераз сукалый иде, ә мин әрмәнчәдән башка бер сүз ләм-мим. Беренче сыйныфка укырга кергәч, миңа гына түгел, укытучыларга да авыр булгандыр. Әле дә исемдә, бервакыт мәктәпкә барганда юлда перчаткамны югалттым. Укытучыга аңлатырга тырышам, ул төшенми генә, үзем елыйм. Соңыннан гына ишарәләр белән чак аңлаштык. Башта әкренләп татарчага, аннары урысчага өйрәндем. Мөгаллимнәремә сабырлыклары өчен рәхмәт! Чит-ят итүләрен, кагуларын хәтерләмим. Киресенчә, миннән лаеклы кеше ясарга тырыштылар. Биектау районында яшәгән елларны әле дә сагынып искә алам, һич икеләнмичә, ул икенче туган җирем, дим, җай чыкканда ашкынып кайтам. Гәрчә әти-әни күптән Казанга күченделәр, шәһәр читендә үз йортлары белән яшиләр. Хәер, Дөбъяз да без үскәндәге авыл түгел инде».
Кавказда гомер итүче башка халыклар кебек үк әрмәннәр, шул исәптән Алтуняннар гаиләсе дә, җыр-биюгә, уен-көлкегә гашыйк. «Берәр кардәшебезнең баласы туса, өч-дүрт яшьтән үзенчә җырлый, бии башлый. Безнең гаилә дә, әти – гади төзүче, әни хуҗабикә булсалар да, җырсыз, биюсез яши алмыйлар», – дип сөйли әрмән егете. Дөбъязда музыка мәктәбе ачылгач, Аршакның беренчеләрдән булып укырга керүе дә шуның хикмәте. Җиде ишеккә шакы, берсе ачылмый калмас, ди әрмәннәр. Бер авыз сүз татарча белмәгән малай да, татар телен генә өйрәнеп калмый, татар халык җырларын җырлый башлый. Үҗәтлеге, тырышлыгы булыша аңа. Беренче өйрәнгән татар халык җыры «Уракчы кыз» була. «Профессионал җырчылар мине тыңлагач, дөрес башкармый, дип җитешсезлекләремне төзәтергә ашыкса да һич үпкәләмим. Мин бу җырларны йөрәгем кушканча җырлыйм. Укыганда син – әрмән, ничек җырласаң да ярый дип ташлама ясаулары җен ачуымны чыгара, таләп итүләрен, авыр җырлар бирүләрен ярата идем», – ди ул. Тырышлыгы юкка китми, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый, шуннан күңеле тагын да үсә. Йөрәк түрендә татар теленә карата уянган мәхәббәт хисе дә көчәйгәннән-көчәя. Мәктәпне тәмамлаганда кая укырга керәсен аек белә: туп-туры Казан музыка училищесына халык җырлары бүлегенә юл тота. Татар көйләрендә тәрбияләнгәч, башка бүлектә үзен күрми. Туганнары арасында татарча җырлау сиңа нигә кирәк дигәннәре дә туктатмый. Хәер, хәзер инде ул кардәшләре үзләре үк дөрес юл сайладың, ди икән. «Татар мохитендә үскәч, мин татарча белергә бурычлы. Бу – татар халкына карата хөрмәт билгесе, – ди танышым. – Кызганыч, татарлар белән сирәк аралашам. Гәрчә күпчелек дусларым – татарлар. Тик күбесе туган телләрендә сөйләшми».
Аршак кая югалды, нигә сәхнәдә күренми, җырлары яңгырамый, дияр кайберәүләр. Башта тавыш бәйләвечләренә зыян килеп, озак кына җырлый алмаган. Хәзер исә иҗат тормышының күп өлеше Әрмәнстанда уза, андагы милләттәшләре белән уртак проектлар эшлиләр – Русия буенча әрмән җырчыларының концертларын оештыралар. Шулай да тиздән без аны янә сәхнәдә күрербез дип уйлыйм. Әле милләттәшләрен дә татарча җырлатмасын! Әнә бит, Әрмәнстандагы иҗатташ дусларында татар мәдәнияте һәм сәнгатенә зур кызыксыну уяткан, аның сүзләренә караганда, кемдер хәтта татар телен өйрәнергә керешкән. Татарча җырлар яздыру, аларны әрмән стилендә яңгырату теләкләре дә юк түгел. «Ният бар-барын, тик бу эшкә тотынганмын икән, җиренә җиткереп, лаеклы итеп башкарырга телим, җырның татар рухын бозасы килми. Татарстан халыкларының «Дуслык» йортында узган концертларның берсендә Илһам Шакиров белән «Кара урман» җырын башкару бәхете елмайды. Әлеге чыгыштан соң әдипнең интервьюда исемемне телгә алуы – минем өчен зур бәя булды, билгеле. Музыканың теле дә, милләте дә юк дип белми әйтәләр шул», – ди ул.
Туган теленең кадерен аңлаган адәм заты гына башка милләтләрнең мәдәниятен хөрмәт итәргә сәләтледер, мөгаен. Алтуняннар гаиләсе тарихи Ватаннарыннан читтә гомер кичерсәләр дә, алар өчен үз телләре, гореф-гадәтләре дә бик кадерле. Аршак Татарстанда яшәүче милләттәшләренең күбесе белән таныш, аралашып яшәргә тырыша. Заманында «Дуслык» йортында әрмән диаспорасының яшьләр советын җитәкләгән. Хәзер милләттәшләре белән ешрак бәйрәмнәрдә очраша. «Әрмәннәрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе – вардавар, ул Пасхадан соң ундүрт атна узгач билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен халык бер-берсе өстенә су коя. Урамга бәйрәмчә киенеп чыккансың һәм сине керендереп киткәннәр икән, моңа үпкәләргә хакың юк. Янгын сүндерү машиналарына кадәр фонтан ясый. Ни кызганыч, вардаварны монда уздырсаң, аңламаслар дип уйлыйм. Шуңа да безнең бәйрәмнәр читтә үскән әрмән балалары арасында онытылып бара. Үзем исә һәр истәлекле көндә чиркәүгә кереп шәм куеп чыгарга тырышам», – ди Аршак Алтунян.
Ә менә тормыш юлдашы итеп ул татар кызын сайлаган. Әллә язмыш шаяртуы, әллә очраклылык, хәләле Гөлназ йөз-кыяфәте белән әрмән туташларын хәтерләтә. Яшьләр интернеттан таныша һәм беренче очрашуда ук ике арада сөю чаткысы кабына. Гөлназ сәнгать өлкәсендә хезмәт куймаса да, Казан театр училищесын тәмамлаган, матур итеп җырлый. Аршакның игътибарын исә аның башка милләтләрнең мәдәниятенә хөрмәт белән каравы җәлеп иткән. Ире әрмән булгач, хәзер инде теләп бу милләт ризыкларын пешерә, җырларын өйрәнә икән. «Яшермим, әти-әни әрмән кызына өйләнүемне теләде, – дип сөйли героем. – Ә инде Гөлназ белән танышкач, күңелләре йомшарды. Кеше нинди генә милләттән булса да, аның башкаларны ихтирам итүе күпкә өстен. Әрмәннәрдә исә өлкәннәрне, хатын-кызны хөрмәтләү геннарга ук салынган. Гөлназ соңга калса, автобус белән кайтырга рөхсәт итмим, көтеп торырга кушам, үз җаем белән барып алам. Юк, бу көнләшү түгел, ә табигый хәл. Без моңа әтинең әнигә булган мөнәсәбәтеннән өйрәндек. Татар егетләре җыелышса, сөйләшкәндә сүгенү сүзләре кыстырмый калмый. Андый чакта мин кисәтү ясамыйча түзә алмыйм. Әрмәннәрдә, бигрәк тә хатын-кыз алдында, нинди ул сүгенү! Җәмәгать урынында ярамаган сүз ычкындырсаң да ипи шүрлегеңә менеп төшәргә күп сорамыйлар. Егетләр тәмәке тартканда берәр өлкән кеше килгәнен күрсәләр дә, төпчекләрен яшерә. Бозык темаларга сөйләшү дә оят санала. Мондый әдәп кагыйдәләре канда юк икән, аңа өйрәтеп булмый дип уйлыйм. Гөлназның әти-әнисе, бездәге шушы сыйфатларны күреп, «башка кияү кирәк түгел» ди хәзер».
Аршак киләчәктә Әрмәнстанга китү теләге булуын да яшерми. Әти-әнисенең Ватаннарына сирәк кайтуына да борчыла ул. «Анда, Арарат тавына менгәч, үзеңне болытлардан да биек хис итәсең. Монда әлеге хозурлык юк. Гыйбадәт йортларына кергәч алган хисләрне дә сүз белән аңлатып бирә алмыйм, алардан рухи яктан сәламәтләнеп чыгасың. Безнең милли ризыкларны да шундый тәмле итеп бары тик Әрмәнстанда гына әзерлиләр, чөнки аның һавасы ук башка», – дип сөйли егет сагыну хисе белән. Әйе, җан тартмаса да, кан тартадыр шул…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев