Энҗе Басыйрова автор яңалыклары
-
«Хөкүмәттән көтеп утыра торган заман узды»
Яшьләр авылда калмый, дибез. Яшәргә һәм эшләргә шартлар тудырылса нишләп калмасын?! Хәтта шәһәрне дә ташлап кайтырга риза алар. Агач нинди генә биек үссә дә, тамыры җирдә булган кебек, күбебезнең кечкенә ватаны район-авылларда бит.
-
«БӘХЕТЕН КАЗАНДА ТАПКАН ВЬЕТНАМ ЕГЕТЕ»
Адәм баласының ризыгы кайда язылганын берәү дә белми. Татарстан халыклары «Дуслык» йортында урнашкан «Доанкет» (Бердәмлек) Вьетнам җәмгыятенең җитәкчесе Дам Зань Лам да моннан егерме сигез ел элек югары белем алырга дип, туган йортыннан читкә чыгып киткәндә, җиде ят арасында яшәп каласын, урыс кызы белән гаилә корасын күз алдына да китерми. Хәзер исә аннан да бәхетле ир, әти юктыр, мөгаен.
-
«ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ – ТАТАРЛАРГА БУЛГАН ХӨРМӘТЕМ»
Татарстанда яшәүче әрмәннәр саны җиде меңнән арта. Шуларның өч мең тирәсе мәркәзебездә гомер кичерсә, калганнары республика буенча сибелгән. Әлеге милләт вәкилләре безнең төбәкне электән үк үз иткән.
-
«ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНҮЕМ – КҮКЛӘРДӘ ЯЗЫЛГАН НИКАХ»
Татарлар белән төрекләрне берләштергән кыйммәтләр бихисап һәм бу рухи, милли тормышта да, тарихта да чагыла. Моның өчен Йосыф Акчура, Садри Максуди кебек татарның күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренең Төркия үсеше өчен җан атып йөрүләрен генә искә төшерү дә җитәдер.
-
«ТАТАРСТАНГА АВЫР СҮЗ ӘЙТТЕРМӘЯЧӘКМЕН»
Мәхәббәт булмаган җирдә бәхет тә озак тормый, ди грузин халкы. Егерме ел элек Грузиядән Казанга килеп төпләнгән Нугзар Цхондия һәм Нана Белкания гаиләсе дә эчкерсез мәхәббәт ярдәмендә сәгадәткә күмелеп яши.
-
Җитлекми туган сабыйлар җылыга мохтаҗ
2009 елдан башлап 17 ноябрьдә күп илләрдә, шул исәптән Россиядә, Халыкара җитлекмичә туган балалар көне билгеләп үтелә. Ел саен илебездә 100 меңгә якын бала вакытыннан алда дөньяга аваз сала. Бу нәниләрне “кеше итү” өчен табибларга да, әти-әниләренә дә күпме көч куярга туры килгәнлеген алар үзләре генә белә. Чөнки вакытыннан алда туган нәнинең авырулары бер кочак була.