«БӘХЕТЕН КАЗАНДА ТАПКАН ВЬЕТНАМ ЕГЕТЕ»
Адәм баласының ризыгы кайда язылганын берәү дә белми. Татарстан халыклары «Дуслык» йортында урнашкан «Доанкет» (Бердәмлек) Вьетнам җәмгыятенең җитәкчесе Дам Зань Лам да моннан егерме сигез ел элек югары белем алырга дип, туган йортыннан читкә чыгып киткәндә, җиде ят арасында яшәп каласын, урыс кызы белән гаилә корасын күз алдына да китерми. Хәзер исә аннан да бәхетле ир, әти юктыр, мөгаен.
«Доанкет» җәмгыятендә Чунг Тху балалар бәйрәме узып кына киткән һәм «Дуслык» йортындагы вьетнамнар белән кореялеләргә бирелгән бүлмә конусны хәтерләткән салам эшләпә, чуар бәйрәм костюмнары белән тулган иде. Бу көнне дөге оныннан камыр басып, уенчыклар ясыйлар, төрле төстәге кәгазьдән фонарьлар кисәләр, шәм кабызалар, битлекләр кияләр, махсус рецепт буенча пешерелгән тәм-томнар белән сыйланалар икән. «Чунг Тху татарларның Сабан туена охшаган, тик балалар өчен оештырыла, – дип сөйләп китте «Доанкет» җәмгыятендә Чунг Тху балалар бәйрәме узып кына киткән һәм «Дуслык» йортындагы вьетнамнар белән кореялеләргә бирелгән бүлмә конусны хәтерләткән салам эшләпә, чуар бәйрәм костюмнары белән тулган иде. Бу көнне дөге оныннан камыр басып, уенчыклар ясыйлар, төрле төстәге кәгазьдән фонарьлар кисәләр, шәм кабызалар, битлекләр кияләр, махсус рецепт буенча пешерелгән тәм-томнар белән сыйланалар икән. «Чунг Тху татарларның Сабан туена охшаган, тик балалар өчен оештырыла, – дип сөйләп китте Дам Зань Лам. – Кунакларның да яртысыннан күбесе сабыйлар иде. Гомумән, җәмгыятьтә ел дәвамында җиде-сигез төрле чара үтә. Бу – Яңа ел, вьетнамнар аны милади календаре буенча да, көнчыгыш гореф-гадәтләренә нигезләнеп тә уздыра, 8 март, Бәйсезлек көне һ.б. Моннан тыш, Якшәмбе мәктәбе эшли, ел дәвамында дипломатик рухтагы очрашулар була. Быел, әйтик, Вьетнамның генераль консулы килде. Шунысы куандыра: «Дуслык» йортында оештырылган әлеге чараларга йөрүчеләр һәрчак ун-утыз кешегә артып тора, ә алар – төрле милләт вәкилләре. Ишекләребез һәркем өчен ачык».
Казанның Вьетнам базарына барсаң, андагы вьетнамнарның исәбе-саны юклыгын күреп, башкалабызны сырып алганнар дип уйлыйсың. Дам Зань Лам әйтүенчә, республикабызда аларның саны алты йөздән артмый. Шуларның өчтән бере – эшләргә килеп төпләнеп калучылар. Гаилә корып, бала табып, нигезле рәвештә биредә яшиләр. Күбесе базарда сатса да, араларында, үз ширкәтен ачып, башка кәсеп белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Икенче төркем вьетнамнар – җитмешләп студент – Казанның әйдәп барган югары уку йортларында белем ала. Калганнары – республикабызда дөньяга килгән сабыйлар. Дам Зань әфәнде әйтмешли, алар биредәге иммунитет белән туган: урысча аралашалар, менталитетлары да аерыла, Казанны ватаннары дип саныйлар. Русияле вьетнамнар, ди алар турында танышым. Соңгы арада илнең төрле төбәкләреннән Казанга күченүчеләр дә арткан. Дам Зань аңлатуынча, аларга монда яшәү уңайлы, тормышлары өчен куркыныч янамый, рәхәтләнеп эшлиләр. «Шәһәр исә искиткеч гүзәл!» – дип тә өсти героем Үзе ул укырга килгән җиреннән Русиядә урнашып кала. Вьетнамның Тхань Хоа шәһәрендә туып үскән егет, урта мәктәптә белем алгач, СССР һәм СРВ (Вьетнам Социалистик республикасы) хөкүмәтләре арасында төзелгән килешү нигезендә Мәскәүнең азык-төлек сәнәгате технология институтына укырга керә. 1990 елның августы була бу. Аннан инженер-технолог һөнәре алып чыга һәм Казанга күченә. Хәзерге вакытта «Сарепта Сервис» оешмасын җитәкли. «Үскәндә яшьтәшләрем белән бөек держава саналган Советлар Союзына барырга, анда укырга хыяллана идек. Вьетнам ничә еллар соцлагерь ролен үтәгәч, яшәү шартлары начар, шуңа да күпләр читкә китү ягын чамалый иде. Сайлап алу турын узып, Мәскәүгә укырга китәчәк ике йөз студент исемлегенә эләккәч, кош тоткандай сөендем», – дип сөйли ул еллар турында әңгәмәдәшем. Вьетнамдагы яшәешнең авырлыгын искәртсә дә, Дам Замь үзе хәлле гаиләдә үсә. Әтисе – түрә, гомере буе урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән, ә әнисе – фармацевт. Апасы да әнисе юлын сайлаган. Хәзер алар барысы да экзотик илнең башкаласы Ханойда гомер кичерә.
Дам Зань укырга килгәндә, Советлар Союзы таркалмаган, чит ил студентлары өчен бөтен ишекләр ачык була әле: аларны махсус кибеткә алып киендерәләр, ашау-эчүне, тору урынын дәүләт кайгырта, саллы гына стипендия түлиләр. Ул акчага егет берничә мәртәбә Зур театрга билет алып данлыклы театрның спектакльләрен тамаша кыла хәтта. Ләкин көйле тормышта бер генә ел яшәп кала чит ил егет-кызлары: бөек держава җимерелүгә, алар өчен тудырылган шартлар юкка чыга, авыр чор башлана. Шактый кыен ашаса да, егет укуын ташлау турында уйлап та карамый. Укый алмыйча кайтып китүнең ояты ни тора бит! Әти-әнисеннән акча сорарга базмаган студент буш вакытларында өстәмә табыш кертү өчен тәрҗемәче эшенә керешә. Бу дәвергә инде урысча хәтәр сукалый ул. «Укырга китәр алдыннан урыс телен өйрәнү өчен тугыз ай әзерлек курсларына йөрдек. Тик аралашу булмагач, урысчага әллә ни өйрәнә алмадым. Институтта берни аңламыйм, лекцияне язарга өлгермим, тыңлап утырам. Дәрес ахырында төркемдәшләрнең берәрсеннән дәфтәрен сорап алам да, өйгә кайткач, лектор сөйләгәннәрне күчерәм, аннары сүзлекләр ярдәмендә шуны тәрҗемә итәм. Башым китапханәдән чыкмады да. Бездән алда килгән вьетнамнар –өлкән курс студентлары да бик булышты. Өченче курста инде әңгәмә кору, лекцияләрне аңлап язу дәрәҗәсенә күтәрелдем. Русиядә яшәгәч, телисеңме-юкмы, урыс телен өйрәнергә бурычлысың. Гомерем Казанда узгач, татар теленә дә ихтирамым зур». Мәркәзебезгә исә беренче мәртәбә студент елларында тылмач буларак аяк баса да инде. «Дусларым Вьетнамнан очсызга кием-салым алып, монда килеп, өч мәртәбә арттырып сата. Шул суммага биредә көнкүреш техникасы, тормыш өчен башка төрле кирәк-ярак юнәтәләр дә, янә икеләтә бәя өстәп, тегендә озаталар. Бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе урыс телен ипилек-тозлык та белми, аларга ярдәм кирәк иде. Мин инде шул тәрҗемәче-арадашчы ролен үтәдем.
Укуны тәмамлагач, ныклап торып эшләргә чакырдылар». Бәлки ризалашмаган да булыр иде, әмма гомерлек ярына, балаларының әнисенә әйләнәчәк Елена белән беренче килүендә үк таныша алар. Базарда саткан апасына ярдәм итеп йөргән унҗидесе генә тулган кызны Дам Зань бер күрүдә ошата. Сүз кушып, мөлаем туташның телефон номерын сорап ала да, кич кафега чакыра. Билгеле, ул чагында әлеге танышуның кайнар мәхәббәткә әйләнәсен икесе дә чамаламый. Каникулы беткәч, егет кире Мәскәүгә китә бит. Әмма ике елдан соң, кабат әйләнеп кайткач, беренче эш итеп күңел тынычлыгын урлаган кызны эзләп таба. Елена белән бергә яши башлыйлар, тик мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә ашыкмыйлар. Паспортларына мөһер сугарлар иде, ул чагында вьетнам егете монда калачакмы, әллә аңа туган ягына кайтып китәргә туры киләчәкме, моны төгәл генә белми. Ә кызның әти-әнисе йөрәк парәләрен аңа ышанып тапшыра. Еленаның кешеләрне үтәли күрә торган әбисе, егеткә күз ташлауга «моның белән бәхетле булачаксың», ди. Ун елдан соң кызлары туар алдыннан гына загска бара алар. Монда никах таныклыгы алалар, ә Вьетнамда, барлык йолаларны шартына туры китереп, туй итәләр. Шулай итеп юлында Еленаның очравы, Дам Зань Ламның Казанда төпләнеп калуында һәм язмышын Русия белән бәйләвендә җитди роль уйный. «Ул елларда монда сату иткән вьетнамнарның хезмәт шартлары начар, урын алу өчен төнге икеләрдә килеп басалар иде. Җитәкчелек белән килешеп, инвестицияләр кертергә, вәзгыятьне яхшыртырга карар кылдык. Палатка рәвешендәге беренче сату нокталарын урнаштырдык. Соңыннан инде аларны тимердән ясый башладык. Хәзерге базарлар турында әйтеп тә тормыйм», – ди ир ул елларны искә алганда.
Русия белән һич кенә дә охшашлыгы булмаган мәмләкәттән килгән, бер авыз сүз урысча белмәгән егет шулай итеп тулысынча биредәге тормыш диңгезенә чума. Чатнама салкыннар да куркытмый аны, киресенчә, безнең климатны тиз арада үз итә. «Монда ияләшү авыр булса, яшәү кызык, хәтта салкыны да мавыктыргыч, үзеңне тонуста тотарга ярдәм итә, – ди ул. – Үзебезгә кайткач, тынчу һава хәлдән таям, эсседә үземне кая куярга белмим. Монда бит берсе икенчесенә охшамаган дүрт фасыл – язгы сафлык, җәйге рәхәтлек, алтын көз һәм ап-ак карлы кыш бар! Нинди хозурлык! Берсендә әтиләр кыш ахырында Казанга кунакка килде. Язга чыккач, Петербург шәһәренә сәяхәткә киттеләр. Кайтуларына, агачлар яфрак ярган, җиһан яшеллеккә күмелгән иде. Моны күреп шаккатудан тәмам телсез калдылар!» Дам Зань Лам белән бергә укырга килгән егет-кызларның да күбесе зур урыннарда эшли икән: кемдер туган ягына кайтып министр булган, кемдер корпорация җитәкли, кемдер башка чит илдә яши. Америка, Алманиядәге дусларына танышым: «Беләм, ул дәүләтләрдә тәртип, яшәү өчен уңайлы мохит тудырылган, ләкин анда күңелсез. Ә менә Русия көтелмәгән хәлләре, суыклары белән кызыклы», – дип аларны ымсындыра икән. – Хәер, туксанынчы елларда Вьетнам белән чагыштырганда монда акча эшләү, яшәү җиңелрәк булса, хәзер үзебездә дә зарланырлык түгел. Вьетнам соңгы егерме биш елда гел үсештә: яңа йортлар калка, юллар салына, самолет очышлары арта, туризм алга китте. Ә бит Вьетнам – гаять үзенчәлекле ил: бер ягы таулар, джунгли, икенче ягында – диңгез. Кайткан саен, туган җиремнең чәчәк атуын күреп, сөенеп, куанып киләм. Көнчыгыш календаре буенча Яңа елны ел да туганнарым, дусларым белән анда каршы алам». Гаиләсен дә тарихи ватанына мөмкин кадәр ешрак алып кайтырга тырыша ул. Елена белән алар ул һәм кыз үстерәләр. Виктория белән Александрны ике милләт мәдәниятендә дә тәрбиялиләр. Билгеле, өйдә күбрәк урысча аралашалар. Шул ук вакытта көн дә кич вьетнамча сөйләшү теләбе дә куелган. «Ана теле өстен тора һәм моңа каршы килә алмый, чөнки ул нарасыйга күкрәк сөте белән үк керә, – ди гаилә башлыгы. – Әмма туган телебез югалу мәсьәләсе монда төпләнгән һәр гаиләне борчый. Шуңа да балаларны якшәмбе мәктәбенә йөртәбез. Вьетнамнан читтән яшәүчеләр өчен махсус методика буенча төзелгән дәреслекләр дә кайтарттык. Анда тел генә түгел, мәдәният, гореф-гадәтләр дә өйрәтелә. Балалар Якшәмбе мәктәбенә кызыксынып килсен өчен төрле чаралар уйлап табабыз. Шәхсән үзем балаларыма дүрт телне – урысча, вьетнамча, инглизчә һәм татарча өйрәнүне максат итеп куйдым. Еленага рәхмәт, ул әни булуыннан файдаланмый, ике якны да тигез күрә. Вьетнам халкында һәр ай башында, мәрхүм туганнарыбыз рухына багышлап, өстәлгә җиләк-җимеш кую, шәм кабызу йоласы бар. Яши башлаганда хатыным моны минем искә төшереп торса, хәзер инде барысын да үзе башкара. Көн саен кичке ашка да вьетнам сыйларын әзерли. Аларны пешерергә курсларга йөреп, Вьетнамга кайткач, әнидән, туганнардан өйрәнә. Гәрчә үзем дә мондагы ашларны теләп ашыйм, бигрәк тә пилмән, уха, чәкчәк яратам».
Дам Зань Лам тормышыннан да, матди хәленнән дә канәгать һәм язмышы шундый борылыш алганына шөкер итә. Атнасы эшкуарлыкта узса, ял көннәрен иҗтимагый мәшәкатьләргә багышлый. Элек аларны авырлык белән башкаруын да яшерми ул. Хәзер исә ияләшкән, яратып, теләп эшли, берәрсенә ярдәме тисә, сөенеп туймый. «Адәм баласы вакыт, мөмкинлекләре белән чикләнгән, шуңа күрә үзеңне артык интектерергә, акча колы итәргә ярамый. Эш берәүнең дә яшәү рәвешенә әйләнмәсен иде. Мин, бу якларга килеп, мәхәббәтемне очратып, сау-сәламәт балалар үстерүем, халкыма хезмәт итеп яшәвем белән бәхетле», – ди әле кайчан гына студент булып йөргән, хәзер инде биредәге милләттәшләренең ныклы терәгенә әверелгән Дам Зань Лам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев