Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитлекми туган сабыйлар җылыга мохтаҗ

2009 елдан башлап 17 ноябрьдә күп илләрдә, шул исәптән Россиядә, Халык­ара җитлекмичә туган балалар көне билгеләп үтелә. Ел саен илебездә 100 меңгә якын бала вакытыннан алда дөньяга аваз сала. Бу нәниләрне “кеше итү” өчен табибларга да, әти-әниләренә дә күпме көч куярга туры килгәнлеген алар үзләре генә белә. Чөнки вакытыннан алда туган нәнинең авырулары бер кочак була.

Аларның гомерен һәм исәнлеген саклап калу өчен иң заманча технологияләр, үз эшен яратып, намус белән башкарган белгечләр таләп ителә. Ләкин авырлыклары биш йөз граммнан артмаган, ике учка сыеп бетә торган бу пациентларның сәламәтлеге өчен көрәштә һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Аның өчен балаларга йоннан башмак, башлык ише җылы әйберләр бәйләп, бала тудыру йортларына тапшырырга кирәк. Казанда оешкан “28 петель” клубы да нәкъ менә әлеге игелекле эш белән шөгыльләнә.

“28 петель” – халыкара клуб һәм ул биш ел элек Казахстанда барлыкка килә. Соңрак Россия шәһәрләрендә дә ачыла. Балачактан бәйләргә яраткан Анна Бажанова, бу хакта белгәч, Казанда да әлеге проектны башларга ниятли. Үзе кебек бәйләргә яраткан кызлар белән социаль челтәрләр аша танышып очрашалар да, бәләкәчләргә нәрсә бәйләп, ничек ярдәм итеп була, шул хакта фикер алышалар һәм эшкә дә керешәләр. Сабыйлар өчен өч ай эчендә дүрт йөзгә якын комплект җыела. Комплектта башлык, оекбаш, жилет, кулъяулык зурлыгында гына ябынгыч бар. “Безгә кушылырга теләүчеләр бер шартны үтәргә бурычлы, – ди Анна. – Барлык әйберләр йөз процентлы йоннан бәйләнгән, уенчыклар табигый киҗе мамык тукымадан ясалган булырга тиеш. Өс киеменең төймәсез, төеннәрсез, җөйләрсез, катетер куярга уңайлы булуы да зарур”. Әлеге таләпләргә туры килерлек итеп бәйләргә дә өйрәтергә әзер алар. Кемнең бәйләргә җае юк, ә җеп белән ярдәм итәргә мөмкинлеге бар, алар да “28 петель” клубының якын дусларына әйләнә.

Аннада кул эшләренә мәхәббәт тәрбияләгән 88 яшьлек Мәдинә ханым исә аерым игътибарга лаек. Бүгенге көндә биш оныгы, сигез оныкчыгы үсеп килгән әлеге олы йөрәкле хатын башка сабыйлар өчен дә кул җылысын бирергә әзер. Оныгының клуб оештырып йөрүен ишетүгә, бер кич утыруда егерме парга якын нәни оекбашлар бәйләгән ул! Хәзер андый башмаклар саны кырык пардан арткан. “Әбием тугыз яшеннән туганнарына, сугыштагы солдатларга җибәрү өчен бияләй-оекбашлар бәйләгән. Әле тегә дә, чигә дә. Ул киң күңелле, тормышны ярата”, – дип сөйли аның турында Анна.

                                 286 эбисе бэйлэгэн.jpg

Вакытыннан алда туган балалар шулкадәр зәгыйфь, организмнарын да җылы алмашы формалашмаган була әле. Шуңа да алар җылыга бик мохтаҗ. Моннан тыш, йон тукыма нәфис тәннәрен җиңелчә кычыттырып, аларга суларга кирәген дә искә төшереп тора икән.

Бу язманы укыгач, укучыларыбыз арасында да “28 петель” клубына кушылырга теләүчеләр табылыр дип уйлыйбыз. Бигрәк тә Яңа ел җиткәндә, сабыйларны бәйрәм күчтәнәче белән сөендерергә теләүчеләр булыр. Андый укучыларыбыз тулырак мәгълүматны менә шушы сылтама буенча кереп карый ала: vk.com/28petel_kazan.

  • Мәдинә апа
 

“28 петель” клубы активисты Әдилә Невзорова: “Бу проект турында очраклы рәвештә генә интернеттан күреп белдем. Шуннан бирле безнең ярдәмгә мохтаҗ нәниләргә кирәкле булып яшәргә тырышам. Беренче сыйныфта укыганда ук бәйләргә өйрәндем, бу өлкәдә тәҗрибәм шактый. Моңарчы мондый кечкенә әйберләр бәйләргә туры килмәде. Тәүге мәртәбә яңа туган сабыйларга комплект әзерләдем. Клуб активистлары белән күбрәк интернет аша хәбәрләшсәк тә, тормышта да очрашып, җитлекми туган сабыйлар проблемасы турында сөйләшәбез, безнең сафларга яңа гына кушылганнарга мастер-класс уздырабыз, клубның киләчәге турында планнар корабыз. Мондый очрашуларны калдырмаска тырышам, чөнки анда, үземнең кирәклегемне тоеп, көч алып, кәеф күтәрелеп кайтып китәм. Теләге булганнар безгә кушылсын иде. Хәтта гомерендә бер мәртәбәдә кулына энә белән җеп тотмаганнар да очрашуларга килә ала. Беренчедән, алар анда бәйләргә өйрәнәчәк һәм бу үзенә күрә бер шөгыль булып торачак. Икенчедән, нәниләргә ярдәм итеп күңел рәхәтлеге алачаклар. Хәйриячелек өчен күп кирәкми, шуны онытмасак иде!”

"Ашыгыч ярдәм".

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев