Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНҮЕМ – КҮКЛӘРДӘ ЯЗЫЛГАН НИКАХ»

Татарлар белән төрекләрне берләштергән кыйммәтләр бихисап һәм бу рухи, милли тормышта да, тарихта да чагыла. Моның өчен Йосыф Акчура, Садри Максуди кебек татарның күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренең Төркия үсеше өчен җан атып йөрүләрен генә искә төшерү дә җитәдер.

Хәзерге вакытта Татарстанның икътисадына күз салсак та, бездәге читтән кергән инвестицияләрнең шактые солтан иленнән килүен күрербез. Татарларның яшәргә Төркиягә китүе, төрекләрнең киресенчә, безгә килүе дә һичкемдә гаҗәпләнү хисе уятмый. Чөнки бу ике милләт күптән тугандаш халыкларга әйләнгән инде. Сәхифәбезнең герое да язмышын Казан белән бәйләгән төрек егете – Рәшит Дженк.

WhatsApp Image 2018-01-19 at 15.45.06 (1)

1999 ел. Төркиянең Афьонка­рахисар шәһәрендә (Бу шәһәр Төркиянең Конья, Эскишехир, Кю­тахья, Ушак, Бурдур кебек дәүләт берәмлекләре кисешкән чат­та торуы белән кызыклы. Аның киңлекләрендә Эгей һәм Кара диңгезләрнең бассейннары ур­нашкан. Шулай ук күп урынын акмый торган Акшехир тоз күле алып тора, – авт.) туып үскән Рәшит Дженк урта мәктәпне тәмамлаган­нан соң алга таба укуын дәвам итү өчен чит илгә китү ягын чамалый башлый. Германиядәге туганы үзе янына килергә кыстаса да, Аурупа­да виза алу авыр, тормыш кыйммәт, укыган өчен дә саллы гына түлисе була, дип егет Русиядәге югары уку йортларын барларга керешә. Озак эзләнгәч, Чуашия дәүләт универ­ситетында туктала һәм Чабаксар шәһәренә килеп төшә. Белем – бәхет, гыйлемсез дөнья ләхеткә тиң, дип, Рәшит тәрҗемәче булыр­га, урыс телен өйрәнергә ниятли. Ә тел – ул дәрья, телләр белгән кеше илләр белгән дигән сүз. Героем да, биш ел гыйлем ипие кимергәч, та­тарларның мәркәзе – Казанга юл тота. Уку дәверендә бу якларны шултиклем ярата ул, кире Төрки­ягә кайтып китү турында уйлап та карамый. «Студент елларында ка­никулларда Казанга кесә чыгым­нары өчен булса да дип акча юнә­тергә килә идек. Бу шәһәрне шул чагында ук яраттым, – дип сөйли Рәшит. – Бирегә күченгәч, бер-бер артлы тәрҗемә эшенә заказлар да табылды. Кайда төзелеш, кай­да кафе-ресторан өлкәсендә сөй­ләшүләр алып барганда урысча белмәгән милләттәшләремә пар­тнерлары белән аңлашырга, рәсми кәгазьләр тутырырга, килешүләр төзергә булыша башладым». Мон­дый эшлекле әңгәмәләр хәтта ми­нистрлар дәрәҗәсендә уза. Рәшит элеккеге төзелеш министры Марат Хөснуллин белән очрашуын әле дә тәэсирләнеп бәян итә. Шулай булмыйни, гади эшче гаиләсендә тәрбияләнгән егет чит илгә китеп хөкүмәт даирәсендә сөйләшүләр алып барсын да ничек хис-киче­решләрен яшереп калсын инде. Рә­шиткә язмыш әнә шулай кирәкле вакытта һәм тиешле урында элемтәләр урнаштырырга мөмкин­лек тә бирә. Берничә ел тәрҗемәче булып йөргәннән соң җәмәгать ту­клануы тармагына эшкә күчә, аны бер кафеның җитәкче урынбасары итеп куялар. Бераз тәҗрибә тупла­гач, тәвәккәлләп, үз кәсебен ача. Кыюлык – адәм баласының канаты, диюләре хак. Рәшитнең дә кыюлы­гы һәм тырышлыгы үзенекен ала. «Софра Кебаб» кафесы тиз арада мөселман яшьләре яратып йөри торган урынга әйләнә. «Софра» – табын, «кебаб» утта кыздырылган ит дигәнне аңлата. Кафеның төп ризыкларыннан берсе дә – учакта кыздырылган ит», – ди танышым.

WhatsApp Image 2018-01-19 at 15.42.45

          Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, танышым булачак хатыны Рәүфәне җәмәгать туклану урыны ачу турында хыял­ланып йөргәндә очрата. Пермь ягыннан Казанга укырга килгән та­тар кызы кафега эшкә урнаша. Ике арадагы дуслыктан бик тиз кайнар мәхәббәт бөреләнә. Өйләнгәч, кай­вакыт Рәшитнең күңелен бимаза­лаган бәлки кан-кардәшләрем янына кайтып китәргәдер, дигән шикле уй да тәмам эреп югала. Төрек егетләренең Русия кызла­рын үз итүләре, аларга өйләнергә теләүләре сер түгел. Рәшит үзенең мисалында моны очраклы хәл, күкләрдә язылган никах, ди. Ни өчен милләттәш ир-егетләренең безнең кызларны ошатуын исә аңлатып бирә алмады. Әйе, күңе­леңә мәхәббәт кошы кунса, акыл йөрәккә буйсынудан туктый шул. Шуңа да, танышым әйтмешли, иң мөһиме – никахлар гомерле бул­сын дип юрыйсы гына кала. Рәшит һәм Рәүфә Дженк гаиләсендә алма кебек ике кыз­лары Гөлсем белән Гөлшат үсеп килә. Татарча да матур яңгырасын, төрекчәгә дә аваздаш булсын дип, сабыйларга исемне бергә сайла­ганнар. Кызларның олысы быел беренче сентябрьдә Казанның Ф. Аитова исемендәге уникенче кыз­лар гимназиясенә укырга барырга әзерләнә.

WhatsApp Image 2018-01-19 at 15.55.12

«Балалар монда тугач, аларның тамырлары биредә дип әйтергә хакыбыз бар, – дип дәвам итә танышым. – Үзебезне дә Татар­стан кешесенә әйләндек дип са­ныйм. Ияләштек, җайлаштык, күп кенә авырлыклар, тулай торакта­гы кечкенә генә бүлмәгә сыенган, аннары фатир яллап торган авыр чаклар артта калды. Ипотекага алынган булса да, үз оябыз бар һәм шуңа куанып көн күрәбез. Баштагы мәлдә телне камил белмәү, дуслар юклык, кем белән киңәшергә икән дип аптырап йөрү дә уңайсызлык тудыра иде. Бүгенге көндә таны­шлар артканнан-арта. Биредәге төрекләр белән генә түгел, ә татар, урыслар арасында да дусларыбыз күп. Татарстанның халык артисты, җырчы Искәндәр Биктаһировлар гаиләсе белән гел күрешеп тора­быз, улы Сәйдәш, төрекчә әйтсәк, аркадашым. Янәшәңдә шундый ачык, киң күңелле затлар барда, үзеңне ничек ялгыз хис итәсең?»

WhatsApp Image 2018-01-19 at 15.42.44

Берничә ел элек Төркия чигендә безнең ил хәрби очкычы бәрелеп төшерелгәч, ике мәмләкәт ара­сындагы мөнәсәбәтләр шактый киеренкеләнде. Шул мизгелләрдә дә Рәшит авырлык сизмәвен, туган ягына күченү теләге тумавын әйтә. Әйе, агач кайсы якка кыек бул­са, шул якка авар. Адәм баласы да нәкъ шулай: зәгыйфь ягы аны уп­кынга илтә. Моңа юл куймас өчен шул җитешсезлекне вакытында күреп алып төзәтергә кирәк. Бу уңайдан Рәшитнең «тузмас кие­ме» – акылы да, «корымый торган коесы» – гыйлеме дә бар. Өстәвенә, төрекләр белән татарларның тел охшаш, дин дә бер, бәйрәмнәр дә уртак. Танышымның иң яраткан бәйрәме – ураза гаете. Көне буе ашамый-эчми торганнан соң авыз ачарга ифтарга җыелгач, анда ки­чергән ләззәтне, ризыкның тәмен сүз белән аңлатып бирә алмый. «Бөтен арыганнар юылып төшә, кәеф күтәрелә. Бала чактан ук ураза тотам һәм тәмен елдан-ел ныграк тоям», – дип тәэсирләнеп сөйли ул рамазан турында.

Гаиләдә өч телдә аралашлар. Та­тарстанда яшәгәч, хәләл җефете дә татар милләтеннән булгач, күбрәк татарчага өстенлек бирәләр. «Без­нең телләр охшаш бит, шуңа да татарчага өйрәнү җиңел булды. Хатынымның туган ягына авылга кайткач та татарча сөйләшергә туры килә. Ә сала, андагы рәхәт­лек турында сәгатьләр буе гаплә­шергә әзермен. Анда бит йокы да татлырак. Авылның токмачлы ашы, өчпочмак, төрледән-төрле пирог – һәммәсе телне йотарлык. О, ул мең сихәт бирә торган мунча! Ә саф сулы чишмә! Җир астыннан чип-чиста, саф су бәреп чыксын да, ничек хәйран калмыйсың?! Төркиянең мин үскән төбәгендә андый сулыклар бөтенләй юк. Чиш­мәләрне беренче мәртәбә монда күрдем».

Эш мәшәкате белән авылга сирәк, елга бер мәртәбә генә кай­талар икән. Төркиягә дә шулай. Тик ике атналык ял вакытында диңгездә ял итәргә дә өлгерәләр. «Туганнар яныннан тагын бер ел читтә яшәргә җитәрлек көч-куәт җыеп киләбез», – ди Рәшит. Би­редә инде, билгеле, күп вакыты эштә уза. Шулай да, җаен табып, балалары белән еш кына Кол Шәриф мәчетенә, зоопаркка бара­лар, Камал театры спектакльләрен яратып карыйлар, андагы кайбер артистлар белән якыннан ара­лашалар. Ә менә туганнарының Казанны әлегәчә күргәннәре юк, Татарстанга килергә хыялланалар гына. Кардәшләре татар кызына өйләнгәч, безнең мәдәнияткә кы­зыксынулары арткан. Рәүфәне исә беренче күрүдә үк үз иткәннәр. Әти-әнисе, өч бертуганы гына тү­гел, башка кардәшләре дә «кызның асылын эләктергәнсең» дип, Рә­шиткә мактау сүзләре ирештергән. «Мин – нәселебездә башка милләт кызына өйләнгән бердәнбер кеше. Ике ир туганым да төрек кызлары­на өйләнде, апа да үз милләтебез кешесендә кияүдә», – дип елмая бәхетле ир.

Төрек танышым иҗади җанлы кеше дә булып чыкты әле. Ши­гырьләре студент чагында, чуаш теленә тәрҗемә ителеп, журналда басылган хәтта. Хәзер инде дөнья матавыгы белән иҗат онытылды дип авыр суласа да, хәләл ризык тәкъдим итүләре белән мөсел­ман халкының ышанычын яулый алуларына эчкерсез шатлана. Эш­куарның максаты акча эшләү бу­лырга тиеш түгел, ди басым ясап. «Малтабарлык бит табыш китерү чарасы гына түгел, ә иҗат кебек күңелгә рәхәтлек алу чыганагы да, – ди Рәшит. – Безнең туклану урын­нарына кергән кунаклар канәгать калсын, сөенеп китсен дип тыры­шам. Ә акча, табыш – үзе дә килә». Шундый ният белән яшәгәнгәдер, Рәшит Диния нәзарәте уздырган хәйрия чараларында да теләп кат­наша: ураза аенда «Зәкять» фонды белән берлектә ифтар мәҗлесләре уздырсалар, айга бер мәртәбә һәр җомга шәһәрнең «Колхоз база­ры» янында мескен-мохтаҗларга ризык тараталар. Еш кына ятим балаларны кафеларына чакырып кунак итәләр. Яхшылык җирдә ят­мый, диләр. Төрек егетенең дә Та­тарстанда кылган игелекләре эзсез калмас дип ышанабыз.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X