«ТАТАРСТАНГА АВЫР СҮЗ ӘЙТТЕРМӘЯЧӘКМЕН»
Мәхәббәт булмаган җирдә бәхет тә озак тормый, ди грузин халкы. Егерме ел элек Грузиядән Казанга килеп төпләнгән Нугзар Цхондия һәм Нана Белкания гаиләсе дә эчкерсез мәхәббәт ярдәмендә сәгадәткә күмелеп яши.
Алар өчен бу хис ир-хатын арасындагы гыйшыклык кына түгел, ә тормышны, туган җирне, телне, кешеләрне һ.б. ярату һәм хөрмәт итү дә.
Беренче карашка ук Нугзар әфәнденең зыялылыгы, хатын-кызга булган хөрмәте игътибарны җәлеп итсә, Нана ханымның, Кавказ халыклары хатын-кызларына хас чибәрлегеннән бигрәк, мөлаемлыгы һәм ачыклыгына сокланасың. Әйтерсең, аның тәнендәге һәр күзәнәктән яшәү энергиясе, тирә-юньне ярату хисе ташый. Әллә шуңа, үзләре турында да күбрәк ул сөйләде. Алар Казанга, бирегә укырга килеп, төпләнеп калган туганнары чакыруы буенча күченә. Бу Абхазия белән Грузия арасында сугыш дөрләгән чор була. Дөнья тынычлангач, кайтып китәчәкбез дигән ният белән аяк басалар безнең якларга. Ләкин күпме генә талпынсалар да, мәркәзебездән һич аерыла алмыйлар әле. «Баштагы мәлне кая килеп эләктем дип, төннәр буе елап чыга идем, – дип хәтер йомгагын сүтә Нана ханым. – Туганнарда яшибез, урысча юньле-рәтле белмибез. Соңрак биш елдан артык бер фатирдан икенчесенә күченеп йөрдек. Мондагы грузиннарга рәхмәт, ярдәмнәреннән ташламадылар». Ул авырлыклар күптән артта калган, гражданлык та алынган, торак, эш мәсьәләсе дә хәл ителгән. Нана ханым Татарстан халыклары «Дуслык» йортында якшәмбе мәктәбендә грузин теле укыта, ире – эшкуар. Кызлары Нино белән уллары Георги икесе дә Русия гадел хөкем (правосудие) академиясен тәмамлаган. Диплом алгач, Нино яшәргә Тбилисига күченсә, Георги биредә хезмәт куя. Кызларының Ватаннарына кайтып китүе әти-әнисенең дә, үзенең дә теләге булган. Үз ишләре арасында насыйбын очрату җиңелрәк дип уйлаганнар. Ә грузиннар өчен гаилә кыйммәтләре һәрвакыт беренче урында тора.
Биш кыз бала арасында уртанчысы булып дөньяга килгән Нана ханым үзе дә әтисе Резо һәм әнисе Светлана турында зур ихтирам белән сөйли. Ни кызганыч, әтисе мәрхүм, әнисе туган районнары Цаленджихада гомер кичерә икән. «Грузиннарда иң кадерле зат – әни, – ди әңгәмәдәшем хатирәләрендә балачагына кайтып. – Аллага шөкер, әнием бернинди мохтаҗлык кичерми яши. Апа-сеңелләрем, оныклары хәл-әхвәл сорашып кына тора. Мин еракта булгач, кызым Нино да әбисенә аеруча игътибарлы. Аңа матди яктан да ярдәм итә, теләгәндә шылтырата алсын дип, телефонына да гел акча сала». Нана ханымның барлык туганнары да Грузиядә яши һәм бөтенесе дә, шул исәптән үзе дә, югары белемле укытучылар, Сухум педагогия университетын тәмамлаганнар. Белемле кыз – бирнәле кәләш, дип белми әйтмиләр. Әтиләре, үзе дә укымышлы, районда абруйлы кеше буларак (озак еллар колхоз рәисе булып эшли), кызларының югары белем алуын шарт итеп куя. «Әти һәркайсыбызны яратты, – ди героем. – Безнең өчен йөрәген ярып бирергә дә әзер иде. Башлы-күзле булыр чак җиткәч тә, «балаларымны кадерләп яшәрлек бәндә генә очраса ярар иде, ә калган яктан үзем ярдәм итәчәкмен» дип теләде. Шөкер, һәммәбезнең дә тормышы җитеш».
Булачак ире Нугзар белән алар туйда таныша. Бер мәктәптә укысалар да, аңарчы бер-берсен белмиләр. Егет унынчы сыйныфтан соң Тбилисига психолог һөнәрен үзләштерергә китә, шунда эшкә урнаша, туган районында сирәк күренә. Чираттагы кайтуы дустының туена туры килә. Ә кәләш – Нананың ахирәте. Мәҗлестә бертуктаусыз рәхәтләнеп биегән кызга Нугзарның шундук күзе төшә. Күп тә үтми, әти-әнисен ияртеп, алар кызның кулын сорарга килә.
Нана ханым әйтүенчә, грузин гаиләсендә хатын-кыз – өйнең фәрештәсе, гаилә башлыгы исә, чын ир икән, аның инде ипие булырга тиеш, ягъни ризык табу – аның вазифасы. «Бездә хатын-кыз теләмәсә, эшләми, ире гаиләне тәэмин итәргә бурычлы, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Хатын-кыз, иң элек, әни, аның гаиләдәге урыны гаять зур. Әлбәттә, кыз баланың бәхете ирдән килә. Ул синең кадереңне белсә, хөрмәт итсә, канатланып, күңел үсеп яшисең, бөтен нәрсәне җан җылысы белән башкарасың. Бу яктан мин бик бәхетле. Иремнең авызыннан сүгенү сүзе чыкканын ишеткәнем юк. Базарга да үзе йөри. Кирәк азык-төлекне кәгазьгә язам да, барысын да алып кайта. Ә мин аш-суга остамын, бигрәк тә грузин ашларын яратып, тәмле итеп пешерәм. Гаилә учагының җылысын саклау өчен бар көчемне куям. Балаларны да мәхәббәт белән тәрбияләдек». Нана ханым Нугзар әфәнденең шактый яшькә олырак икәнен дә яшерми. Аның фикеренчә, кеше белемле, зыялы, ышанычлы икән, яшь аермасы сизелми, киресенчә, андый хатынга яшәргә җиңелрәк тә әле, ди. Аның сөйләвенчә, грузиннарда кыз бала, беренче чиратта, әни буларак тәрбияләнә. Ул сабыйларына халкының милли гореф-гадәтләрен түкми-чәчми тапшырырга, туганнарга, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә бурычлы. Дөрес, сугыштан соң Грузиядә дә тормыш авырайган, анда да хәзер хатын-кызлар йорт мәшәкате белән генә чикләнми, гаилә йөген тарту өчен эшләргә дә мәҗбүрләр.
Хәер, нинди генә шартларда яшәсәк тә, кош – канаты, ә гаилә татулыгы белән көчле. Ә инде ике йөрәктә бер булып яшәгән мәхәббәт барда, бернинди авырлыклар куркыныч түгел. «Кызыбыз да, улыбыз да җитмеш бишенче гимназиядә укыды, – ди Нана. – Урысча юньләп белмәгәч, аларны кыерсытмаслармы, үртәмәсләрме дип борчылдык. Укытучыларга чиксез рәхмәтлебез, безнең балалар белән иренмичә шөгыльләнделәр. Икесе дә мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлады, татарча да аңлыйлар. Егерме елдан артык Татарстанда яшәп татар телен белмәүне оятка саныйм. Киләчәктә, Грузиягә китсәк тә, соңгы сулышыма кадәр бу җирлеккә рәхмәт укыячакмын. Татарстанга берәүдән дә авыр сүз әйттермәячәкмен. Монда балаларым үсеп кеше булды. Биредә яшәү дәверендә татар, урыс һ.б. милләтләргә карата хөрмәтебез артты». Шунысы да соклану хисе уята: җиде ят арасында яшәсәләр дә, балаларына белем генә биреп калмаганнар, төрле яклап сәләтләрен ачарга да җай тапканнар: спорт секциясенә дә, биюгә дә, чит телләр курсларына да йөрткәннәр, Казанга килгән бер генә концерт-театрны да карамый калмаганнар. Грузиннарның Казандагы «СИОНИ» милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Маринэ Хухунашвили белән дә шундый чараларның берсендә танышалар. Ул, Нана ханымның укытучы икәнен белгәч, Якшәмбе мәктәбенә эшкә чакыра. Тора-бара «Дуслык» йортына балалары да тартыла. Биредә милли биюләрне, гореф-гадәтләрне өйрәнәләр, иҗтимагый эшләргә кушылалар. «Улыбыз бик матур итеп бии, урысча, грузинча, хәтта татарча шигырьләр сөйли иде. Аның төрле чыгышларда, республика җитәкчеләре, зур-зур кешеләр белән төшкән сурәтләре бер кочак. Ике меңенче еллар башы булдымы икән, яшәү урынын теркәү өчен документлар җыеп тапшырдык, ә Мәскәү мәсьәләне хәл итүне сузды да сузды. Җитмәсә, шул чагында ниндидер сәяси каршылык туып, грузиннарны тикшерә башладылар. Балаларны җитәкләп туганнардан кайтып килгәндә хокук сакчылары безне дә туктатты. Документларны Мәскәүгә җибәрү турындагы белешмә үзем белән түгел, өйдә иде. Әйдәгез, керәбез, күрсәтәм, дим, курка-курка. Өйгә кергәч, белешмәне эзләгәндә, каушаудан кулдагы альбомны төшереп җибәрдем, фотолар идәнгә чәчелде. Анда улымның, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. белән төшкән сурәтләре бар иде. Хокук сакчылары шуларны күрде дә, безгә уңышлар теләп, чыгып киттеләр».
Бу гаилә хәзер инде тормышларын «Дуслык» йортыннан башка күз алдына китерә алмый. Нана ханым балаларга грузин телен өйрәтү белән генә чикләнми, үзләренең йолалары, бәйрәмнәре турында да теләп сөйли, төрле тематик концертлар әзерли. Күрәсең, шул рәвешле сагыну-сагышларын баса, үз милләтенә тары бөртеге кадәр генә файда китерергә омтыла. «Олыгайган саен туган җир үзенә ныграк тарта, – ди ул. – Бервакыт авырып табибка бардым. Бернинди дә дару язмыйм, сезгә Грузиягә кайтып ял итеп килергә кирәк, диде. Дөрестән дә, анда мин шифаланам да, яшәрәм дә, илһамланам да. Шул ук вакытта Казанны сагынам. Әйе, хәзерге мобиль заман араларны якынайта, билгеле. Кызыбыз бөтен кирәк нәрсәне җибәрә. Яңа елны билгеләп узганда да, Нинодан котлау сүзләре язылган туп, әләм, чичилаки (Грузиядә Яңа ел һәм Раштуада куела торган агач) кебек әйберләр соратып алдым. Балаларга шуларны күрсәтәсем, аңлатасым килде. Май ахырында Грузиянең бәйсезлеге көнен билгеләп узганда да иң кечкенә укучыбызга туган җиребез турында шигырь өйрәттем. Грузия – кечкенә ил. Ә шигырьнең эчтәлегенә киткәндә һәркем үзе белән туфрак алган һәм дәүләтебез шуңа бәләкәйләнеп калган дигән мәгънә салынган. Сабый учында туфрак тотып шушы шигырьне сөйләгәндә күңелем тулып еладым. Аларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү – төп максатларымның берсе. Кеше сусыз, кояшсыз, һавасыз яши алмаган кебек, гореф-гадәтләрне сакламыйча, телне, динне белмичә зәгыйфьләнә, авыруга сабыша», – ди героем.
…Агач тамыры белән, ә адәм баласы керсез калебе белән көчле. Нана ханымның йөрәгенә гаиләсе дә, туганнары да, ватаны да, егерме елдан артык гомере узган республикабыз да сыйган һәм ул вакланмыйча, яшәүдән тәм тоеп яши. Ел да, җәй җитүгә, Грузиягә ашыга. Кайтуның икенче көнендә үк зиратка барып, мәрхүм әтисенең каберен чистарта, чәчәк сала, күңеленнән аның белән сөйләшә, эчен бушатып елап ала. Аннары каенанасының каберен тәртипкә китерә. Иренең туган йорты бикле торса да, анда сугылып чыга. Шуннан соң гына туган-тумача арасында кунакка йөрешү китә. Алай гына да түгел, Грузиядәге кардәшләрен өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый кебек татар ашлары белән дә сыйлый әле ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев