Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

"Татар җыры" матбугат конференциясендә "буш башак" дип аталган Фирдүс Тямаев пародия белән җавап бирде

Быелгы "Татар җыры"нда Фирдүс Тямаев нигә катнашмый? Фестивальне оештыручылар үткәргән пресс-конференциядә журналистларның әлеге соравына Фирдүс өчен Хәмдүнә Тимергалиева җавап бирде.

"Аны чакырганнар. Ни өчен ул бу көнне үз концертын куйган? Безнең артистлар бераз үсеп, популярлашып китсә югары менәләр, кеше танымас хәлгә җитәләр. Бер көн "окно" ясасын, ул көн алдан билгеле иде бит. Бервакыт Фән Вәлиәхмәтовка әйткән идем: "Безнең артистлар бераз үссәләр, бигрәк зур булып китәләр", дип. Ул минем бу сүземә: "Буш башак өскә карап тора инде ул", - дип җавап биргән  диде. Алай ярамый, җиргә төшсеннәр. Без гомер буе халык белән бергә булдык", - дип "Татар җыры"  мэтры Хәмдүнә Тимергалиева үз фикерен белдерде.

Кеше хәлен белер-белмәс сөйләшү булганмы бу, әллә һәркемнең үз дөреслегеме... Фирдүс Тямаев әлеге пресс-конференцидә үзе өчен шулай җавап биргән Хәмдүнә апага бераз хәтере калган бугай. Фирдүс һәм аның командасы пресс-конференциягә пародия ясап җавап биргән. 

 

Мини-спектакльдә Фирдүс фестивальдә катнашмавының сәбәбе турында: "Әйе, мин чыннан да үстем, йолдызландым. Миңа ул хәзер кызык түгел, мин акча эшлим", - дип киная белән әйтә. 

Инстаграмда Хәмдүнә Тимергалиеваның сүзләренә карата Фирдүс Тямаев болай язган: "Өлкән буын җырчысы, халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның быелгы "Татар җыры"нда ни сәбәпле катнашмавымны төгәл белмичә, минем дә фикерне ишетмичә шундый нәтиҗә ясап журналистлар алдында сөйләве бер дә кешечә, зирәк фикерле, хөрмәтле артист сүзе буларак яңгырамый. Каршымда елмаеп, артта пычак кадап йөрүче кебек булган бу... Үзегезнен яратып әйтә торган сүзегез бар: "Чәйнәделәр, чәйнәделәр, йота алмадылар әле!"  21 декабрь бүгенге көндә дә буш окно тора! Мин лучше халык өчен концерт куям!"

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев