Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Татарстан җырчылары Мәскәүдә артфутбол чемпионатында катнаша

"Артист" дип аталган Татарстан футбол командасында унбишләп егет тупланган.

Татарстан артистлары Мәскәүдә уза торган артфутбол буенча төбәкара Россия Чемпионатында катнаша. Бу хакта социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә Фәрит Низамиев хәбәр итә. 
 
Егетләр кичә өч уен уздырган. Шуларның икесендә җиңү яулаганнар. "Артист" дип аталган Татарстан футбол командасында унбишләп егет тупланган. Алар арасында танылган җырчылар Филүс Каһиров, Фәнил Вакказов, Алмаз Шәрифуллин, Илнар Ялалов һ.б. бар. 
 
Фәрит Низамиев хәбәр итүенчә, ярыш быел беренче тапкыр гына оештырыла.
 
Артфутбол, гомумән алганда, спорт һәм музыканы берләштерә торган спорт төре. Уеннар барышында җыелган акча исә авыру балаларга тапшырыла. 
 
Ярышларда Башкортстан артистлары командасы да көч сынаша. 

Фото: Фәрит Низамиев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев