Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Тәбрис Яруллин "Казан кайный" татарча подкастын тәкъдим итте

Беренче чыгарылыш Tatarka һәм Лэйнаның яңа клипларына, ТНВ төшергән ситкомга, Сабан туена һәм башка темаларга багышлана.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллин һәм форум рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов татарча подкастлар эшли башлаган. "Казан кайный" дип аталган подкастның беренчесен Вконтактеда тыңларга мөмкин.

Беренче подкаст Tatarka һәм Лэйнаның яңа клипларына, ТНВ төшергән ситкомга, Сабан туена һәм башка актуаль темаларга багышланган. Беренче эпизод: камералар һәм коймалар, Tatarka һәм Лэйна, Сабан туе һәм 1,5 миллион еврога багышланган.

"Иң кайнар темаларны Рәдиф белән уртага салып сөйләшәчәкбез. Алга таба кунаклар да булачак", - ди Тәбрис Яруллин.

Подкаст белән ике дистәгә якын кеше бүлешкән. Тыңлаучылар подкастны уңай бәяләгән һәм киләчәк чыгарылышлар өчен киңәшләрен, темаларын тәкъдим итәләр. 

  • Подкастинг - Интернетта радиотапшыру стилендәге тапшырулар. 

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев