Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Тямаевның сәер биюләренә аңлатма табылды

Фирдүс Тямаев инстаграмында яңа бер эстафета башлап җибәргән. Артист ачы кызыл борыч ашый һәм хезмәттәшләренә шуны ук эшләргә тәкъдим итә. Борычлы исемлеккә Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Ришат Төхватуллин, Әнвәр Нургалиев һәм Азат Фазлыев эләкте. Элвин Грейга исә аерым бер борыч атап ашалды (киләсе постта) «Иван Греем калган икән! Элвин Грей, киттек!», диде җырчы.

Тямаевның бу постлары шактый карау һәм комментарий җыеп өлгерде. Кайберәүләр яраткан җырчыларының аш казаны өчен борчылса, икенчеләр көлеп, сәхнәдә яндырырга утны каян алганы аңлашыла дип язган. Шулай ук комментарийларда әлеге борыч ачы булуына шик белдерүчеләр дә бар. 

Фото: скриншот инстаграм

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X