Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Уфа Instagram-блогеры бала табу вакытында 80нән артык видеоролик төшергән

Гүзәл Шәрәфетдинованың инстаграм битенә язылучылар саны 100 меңнән артып китә.

Уфадан популяр блогер Гүзәл Шәрәфетдинова үзенең беренче баласын табу процессында үз instagramына язылучылар өчен видеотрансляцияләр алып барды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Тулгак вакытында булачак әни 80нән артык видеоролик төшерә алган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аның инстаграм битенә язылучылар саны 100 меңнән артып китә.

«Мин кайсы да булса блогерның бала тапканда үз кичерешләре турында сөйләгәнен күрергә хыялландым. Бәлки минем бүгенге язмаларым әлеге мөһим вакыйга алдыннан кемгәдер рухи көчен тупларга ярдәм итәр», — дип сөйләде Гүзәл.

Гүзәлне бала табуда ире озата йөрде һәм беренче баласы тууның авыр сәгатьләрен узарга булышты. 9 сентябрь көнне әлеге парның 3 кило да 600 грамм авырлыктагы һәм буе 53 сантиметр булган кызлары туды.

Фото: скриншот поста instagram.com/guzel_sharafutdinova/

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев