Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Венера Ганиева: Популярлашып китү өчен талантлы да булырга кирәк

Россиянең халык артисты бихисап яшьләрнең татар эстрадасында җырларга теләвен әйтте.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева эстрадада танылып китәр өчен, талант та кирәк дип саный. Бу хакта ул #айдадомой онлайн концертының туры эфиры вакытында сөйләде.

«Бихисап яшьләребез татар эстрадасында җырларга тели, теләк булу — яхшы. Әмма популярлашып китү өчен талантлы да булырга кирәк бит әле. Артист харизмалык, мөлаемлык һәм башка бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш. Әлбәттә, хезмәт кую да әһәмиятле эш, моны һәр көн эшләргә кирәк. Мин хәзерге көнгә кадәр дә һөнәремдә ниндидер яңалык ача барам», — диде ул.

Артист җырчы һөнәрен «могҗизалы һөнәр» дип атады. «Күбрәк хезмәт куйган саен, күбрәк тавышның яңа билгеләре, төсмерләре ачыла бара. Шуңа күрә эшләргә дә эшләргә! Ниндидер нәтиҗәләргә ирешер өчен тырышлык кирәк. Шулчак концерт залларың да тулачак, атказанган исемнәр дә ала алачаксың. Безнең эшебез иң авыр һөнәрләребезнең берсе дип саныйм», — дип белдерде ул.

Җырчы иң истә калган чыгышын сөйләп үтте. «Ул Португалиянең Лиссабон шәһәрендә „Травиата“ операсын башкарган кичә иде. Тамашачыларның саны өч меңгә тулды, минем өчен ул шок булды! Гастрольләребез уңышлы үтте», — дип искә алды Венера Ганиева.

«Җырчыны халыкка танытыр өчен бер генә җыр да җитә. Мин дә бер җыр аркасында халыкка кереп киттем, ул да булса — „Туй күлмәге“ җыры. Халык минем образымны шул җыр белән истә калдыра дип уйлыйм. Мин ул җырны һәрвакыт башкарам», — ди ул.

Венера Ганиева үзен җыр сәнгатендә бик бәхетле дип саный, чөнки ул чын профессионал авторлар, композиторлар, шагыйрьләр белән элемтәдә, дуслыкта тора. «Иҗади дуслык бармы дигәндә, мисал итеп якын дустым, композитор Резедә Әхиярованы әйтер идем. Бер-беребезне утыз елдан артык беләбез, репертуарымда аның җырлары күпчелек өлешне алып тора», — диде ул.

«Опера театрыннан соң мәдәният институты минем өчен икенче өемә әйләнде, анда егерме елдан артык укытам. Командабыз шәп. Ялкау студентлар һәрвакыт була. Алар миннән курка, чөнки мин бик таләпчән, ялкауларны яратмыйм», — ди үзе турында Венера Ганиева.

Җырчы битлекләр киеп, кулларны юып, перчаткалар киеп йөргәнен әйтте. «Гади генә вазгыять түгел бит бу. Аңлашыла, уңайсызлыклар барлыкка килә, кагыйдәләргә буйсынсак, шушы хәлдән исән-сау чыгарбыз, Алла теләсә. Без мондый форматта эшләргә бер дә ияләшмәгән. Алкышларны ишетергә, тамашачы күзләренә карап җырларга өйрәнгән. Сәхнәдә инде кырык еллап җырлыйм», — ди ул.

«Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ир-атлар хәләл җефетләренең иң яхшы хатын, балаларының иң яхшы әни булуларын аңлагандыр. Кыскасы, гаиләләр, ниһаять, тагын да ныгыр дип уйлыйм һәм барысы да бәхетле булыр. Коронавирус кына бетсен», — дигән теләктә калды Венера Ганиева.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев