Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы Булат Җиһаншин Илһам Шакиров белән эксклюзив тиражлы махсус альбом чыгаруын әйтте

Җырчы сүзләренчә, әлеге альбомда Илһам Шакировның иске җырлары эшкәртелгән.

Татар эстрадасы җырчысы Булат Җиһаншин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров белән эксклюзив махсус альбом чыгарганын әйтте. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендә язды.

"Илһам абый белән бергә эшләп алуым өчен язмышыма мин рәхмәтле. Аның бу альбомын чыгаруым белән бик горурланам! Монда Илһам абыйның иске җырларының һәр миллиметры реставрацияләп эшкәртелгән һәм монда Илһам абыйның безгә юллаган сүзләре дә бар! Кыскасы, бу гади альбом түгел, ә эксклюзив тиражлы махсус альбом", - дигән Булат Җиһаншин.

Артист Илһам Шакировның легендар җырчы булуын да билгеләп үткән.

Фото: скриншот инстаграм

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев