Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“Җырым белән игелек кылам”

Җырчы Нурзадә Казан халкы хозурына ел саен концерт куюны күркәм бер гадәткә кертте. Алар концертның сценарийларын әнисе Рәмзия апа белән бергәләп төзи торган булалар. Әмма моннан ике ел элек концерт куярга әзер­лә­неп йөргән чакта җыр­чы­ның әнисе күзләрен мәң­ге­леккә йома. Әтисе һәм әнисе, эне­сеннән башка якын кешесе булмаган Нурзадә моны бик авыр кичерә. Ул елны концертын үткәрә алса да, былтыр сәхнәгә чыгарга көч тапмый.

– Авыр вакытларны искә алам да, күңелем тула. Әнием еш авырый иде. Әмма шулай булса да, бик позитив, тормышны ярата торган кеше иде. Беркайчан да зарланмады. Тиешле даруларны эчә дә яшәвен дәвам иттерә иде. Без, аның берара авыраеп китсә дә, аннан тереләчәген белә идек. Тик соңгы тапкыр кичергән инфаркт аны алып китте. Күңелдә зур үкенеч калды. Ичмасам, табиблар да бераз сиздермәде. Әле бит авырып торган чакларында берьялгызын калдырып та китә идек. Арабызда булмаса да, мине әни саклап йөртә. Аны бик еш янәшәмдә тоям, – дип искә ала Нурзадә. – Җыр-моң дөньясына кереп китү­емә дә ул сәбәпче булды. Авылда клубта эшләгәч, мине гел үзе белән ияртеп йөртте. Кечкенәдән җырлап йөри башладым. Әнием үзе дә матур җырлады. Режиссер булып эшләде. Әнигә бик бәй­ләнгән идем мин. Шуңа аның китүен бик авыр кичерәм. Ичмасам, гаиләм, балаларым да булмады. Әни дә ялгыз яшәвемә борчыла иде. Әмма бернишләп тә булмый. Җыр­чы кеше булгач, юлым өй белән эш арасында уза. Язмышыма язылган кеше булса, бәлки, килеп тә чыгар.


Нурзадә, әнисе үлгәч, ел ярымнан артык бернинди көй дә язмый, иҗаттан чит­ләшә. Буш вакытларында әти­се янына кайта. Хатын-кызсыз калган йортын ташламый. Кырык елга якын бергә янәшә атлаган хәләлен югалтуны әтисе дә авыр кичерә. Ике ел узса да, кулым эшкә бармый, әниеңне сагынам, ди икән.


– Әнием җырчы булуымны бик теләмәде. “Яшь чакта гына кызык ул. Олыгайгач, төпле эш кирәк”, – ди торган иде. Шуңа да мин Казан дәү­ләт университетының чит тел­ләр факультетына укырга кердем. Аллага шөкер, тел белү бушка китмәде, рәхәт­ләнеп җырлар башкарам. Француз җырларын яратам, – ди Нурзадә. – Буш вакытларымда театрга йөрим. Нинди кешедермен, бер спектакльне ун тапкыр да карый алам. Шул ун тапкырында да ниндидер яңа хис кичерәм. Әле быел Габдулла Кариев исе­мендәге театрда Илфат Камалиев куйган спектакльгә көй яздым. Артистлар белән бергә дулкынландым. Шө­кер, премьера шаулап узды.


Нурзадә төннәр буе китап укырга да ярата әле. Күбрәк тарихи романнар укый икән. Татар газета-жур­наллары­ның бер санын да калдырмыйча укый. Соң­гы арада Вахит Имамовның “Сө­ләйман Солтан” дигән ки­табы белән “җенләнә” икән. Китапларны да спектакль шикелле, кат-кат укыр­га ярата.


– Төрле мәҗлесләр үткә­рергә туры килә. Кешеләр белән аралашу бик ошый миңа. Кайчак күңел төшен­келегенә бирелгән чак­лар булгалый. Эшкә чумсаң гына борчылып утырырга вакыт калмый. Башкарган җырла­рымның барысын да яратам. Әгәр ошамаса, аны җырлап та булмый бит. Күбрәк мә­хәббәт, тормыш хакында җыр­лыйм. Моңсу җыр­лар­дан күңелем тула. Озакламый узасы концертымда “Әни” дигән җырымны башкарырга җыенам. Ничек кенә еламыйча түзәсе инде?! Ул җырны Рөстәм Зәкуанов язып бирде. Көйләрен күб­рәк үзем иҗат итәргә тырышам, – ди ул. – Концер­тым­ның икенче өлешендә күп кенә иҗатташ дусларым булачак. Быелгысын азрак үз­гәрттек. Уникенче тапкыр уза торган концертымны иҗат кичәсе кебек итеп күзалла­дым. Тамашачы мин иҗат иткән җырларны да ишетә­чәк. Хәзер бит сайлау мөм­кинлеге күп. Халык кайсы җырчыны тыңлыйсы килә, шуңа бара. Шөкер, мине дә яратучылар шактый икән. Быел бу җылылыкны аеруча сиздем. Билетлар тарату бе­лән проблема булмады. Мин моңа бик шатмын.


Нурзадә башка артист дусларының концертларына да яратып йөри икән.


– Беркемгә дә көнләшеп карамыйм. Һәркемнең үз юлы бар. Тормышта үзең ничек телисең, шулай яшәргә кирәк. Мин гомеремдә дә бурычка керми идем. Машинамны да, акча җыеп, үзем сатып алдым. Кредит дигән әйбердән котым алынып торды. Әмма кеше фатирында ай саен түләп озак яшәгәч, тә­вәккәлләп, үз куышымны бул­дырдым. Хәзер ай саен банкка акча түлим. Беренче вакытта әллә тизрәк түләп бетерәсе инде дип тә уйлаган идем. Танышларым, ашыкма, дип киңәш бирде. “Үзеңчә яшә, ашыйсы килгәнеңне аша, барасы җиреңә бар. Бурыч түләнә ул”, – диделәр. Шушы сүзләрне тыңладым, – ди Нурзадә. – Хәзер акчаның кадере бетте. Кәгазьгә әйлә­неп бара. Тормышта күңе­ле­ңә рәхәт булсын өчен, менә шуны аңларга кирәк. Бар нәрсәнең дә матди ягын гына уйларга кирәкми. Әнә шуңа да мин җырым белән игелек кылырга тырышам. Әле бер көнне өч җирдә бәйрәм иде. Иртән һәм төш вакытында узган хәйрия чарасына бара алдым. Кичке якта бер районга барырга җаем чыкмады. Таныш җыр­чылар чакырып шалтырата. “Бү­генгә савабым бар инде. Хәзер сезгә чират. Оҗмахта сездән башка нишләрмен”, – дип шаярттым. Әмма, чынлап уйласаң, җырчылар хәйрия чараларына чын күңелдән килеп кушыла. Кемнеңдер авыр хәлдә булуын ишетү, ярдәм ки­рәк­леген белү кыен. Ә аны ки­чергән кешегә тагын да авыррак. Әгәр ике-өч җырың белән ярдәм итә ала­сың икән, нигә җыр­ламаска? Иң мө­һиме, Ходай саулыктан аер­масын. Калганы була аның.


“Ватаным Татарстан” газетасы уздырган хәйрия кон­цертларының берсен дә калдырмаган Нурзадә 19 ноябрь көнне тамашачыларны Кә­рим Тинчурин театрында көтеп кала.

Фото: скриншот инстаграм

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X