14 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Бу шимбәдә кыш килә
Кыш кайчан башлана? Әлеге сорауга җавапны Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белә. “Республикада кар бу шимбәдә үк явачак”, – дип фаразлады ул Хөкүмәт йортында узган брифингта. Юлчылар исә кышка әзер! Бозлавыкка каршы көрәштә тозны гына да 12 мең тонна әзерләп куйганнар әнә. Тик Казан урамнары өчен түгел.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра
Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, дип мөрәҗәгать итә Президент социаль челтәрдәге аккаунтында.
-
Казан урамнары «КАМАЗ» электробусы чыкты
Экологик яктан чиста транспорт 3 нче троллейбус маршруты буенча йөриячәк.
-
Бүген төнлә Татарстанда салкын булачак
Республикада төнлә һава температурасы 17 градуска кадәр төшәчәк.
-
Миңнеханов белән Комаров «КАМАЗ» электробусында йөрде
Электробус 85 кешегә исәпләнгән, анда 33 утыру урыны бар.
-
БЕЗНЕКЕЛӘР – ЧЕМПИОН
8-10 НОЯБРЬДӘ РАЙОНЫБЫЗДА ТАТАРСТАН МУНИЦИПАЛЬ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ СПАРТАКИАДАСЫНЫҢ МИНИ-ФУТБОЛ БУЕНЧА ИКЕНЧЕ ТӨРКЕМ УЕННАРЫ УЗДЫ.
-
Быел Татарстанның барлык авыл полиция участокларын автомобильле иткәннәр
Авыл участок полициясенә хезмәт автомобиле җирле халык хәбәрләренә һәм шикаятьләренә оператив бару өчен кирәк.
-
Игорь Комаров: "Татарстанда яман шештән үлүчеләр саны 4%ка арткан"
Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Игорь Комаров Татарстанда яман шештән үлүчеләр дүрт процентка арткан, ә медицина җиһазлары алуга күп акчалар түгелгән диде.
-
Татарстанда ел ахырына төбәкне үстерү буенча 12 юнәлештә проектлар булдырылачак
Татарстан Хөкүмәтендә һәр юнәлеш буенча җаваплы кешеләр беркетелгән.
-
“Җырым белән игелек кылам”
Җырчы Нурзадә Казан халкы хозурына ел саен концерт куюны күркәм бер гадәткә кертте. Алар концертның сценарийларын әнисе Рәмзия апа белән бергәләп төзи торган булалар. Әмма моннан ике ел элек концерт куярга әзерләнеп йөргән чакта җырчының әнисе күзләрен мәңгелеккә йома. Әтисе һәм әнисе, энесеннән башка якын кешесе булмаган Нурзадә моны бик авыр кичерә. Ул елны концертын үткәрә алса да, былтыр сәхнәгә чыгарга көч тапмый.
-
Эксперт: Үзара салым механизмы акчаны кешеләр өчен мөһим эшләр башкарырга юнәлдерә
Татарстанда халыкның һәр сумына дәүләт дүрт сум өсти торган искиткеч практика гамәлдә, ди Виталий Сергеев.
-
Булачак пенсияне ничек исәпләргә
Пенсия фонды сайтында булачак пенсияне исәпләүнең берничә юлы тәкдим ителә.
-
Игезәкләр мультик ярата
Узган атнада Россия телерадиотапшырулар челтәренең республика филиалы Саба районында акция үткәрде. Әлеге хәйрия чарасы халыкны цифрлы эфир телевидениесенә күчерүгә әзерләү максатында оештырылды.
-
Ришат Фазлыйәхмәтов шәхси тормышы турында сөйләде: “Йөргән кызым бар!”[интервью]
Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде, ди Ришат Фазлыйәхмәтов. Ни өчен сәхнәдән китәргә җыенуы, кайчан өйләнчәге турында җырчы Татар Тудейга сөйләде.
-
Билбау көрәше буенча Халыкара турнирда җиңүче Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк
Казанда билбау көрәше Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап уздырыла.