14 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда коммуналь хуҗалык өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр
Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләре 20 проценттан арткан очракта, алар дәүләттән субсидия алачак.
-
Тухватуллин сәер татар клипларыннан көлә
"Кыздыру" проектына кунак буларак чакырылган Ришат Төхвәтуллин да татар килипларын сәер дип тапкан һәм клип төшерү аңа үзенә ничә суга төшкәнен сөйләгән. “Техник яктан татар клипларында җитешсезлекләр булса да, соңгы вакытта камилләшә барабыз – моны тамашачы да сизә. Минем беренче клибым 60 меңгә төште. Аннан соң 150, 250 меңгә төшердек. Популяр Мәскәү лейбллары клиплар төшерү өчен 5 миллион сорый. Безнең андый акчабыз юк. Безнекеләр 5 меңгә дә төшерә, сыйфаты да шундый”, дигән җырчы.
-
WorldSkills International: “Казан Экспо”ның чемпионатка әзерлеге графиктан алда бара
Күргәзмә комплексын WorldSkills экспертлары таләбен истә тотып, чагыштырмача кыска вакытта проектлаштырдылар һәм төзеделәр, диде Дэвид Хоуи.
-
Саба игенчеләрен олылады
Узган атнада Сабада 2018 ел уңышын җыйнауда эшләгән комбайнчылар, механизаторлар, ашлык, терлек азыгы ташучылар көтеп алган бәйрәм – игенчелек тармагы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Мәдәният йортында Галиҗәнап икмәк язмышын хәл иткән 300дән артык кыр батыры алкышланды. Гомерләрен иген үстерүгә багышлаган ветераннарга урын түрдән бирелде.
-
Сөенечле хәбәр: “Казан кичләре” концерты кире кайта, тик филармониягә түгел[интервью]
Исегезгә төшерәбез, быел май аенда “Мәйдан” ТНВга кушылганнан соң, телеканалның күп тапшырулары ябылуы хакында Эдуард Үтәгәнов сөйләгән иде. Шул исәптән, меңләгән тамашачы үз итеп өлгергән “Казан кичләре” проекты да кыскартуга эләгеп зәңгәр экраннардан төшеп калды. “”Казан кичләре” проектының авторлары белән сөйләшкәннән соң бу тамаша яшәргә тиеш, дигән фикергә килдек. Үзебез өчен яңа иҗат мәйданы таптык, “Казан кичләре” хәзер “Ленин” мәдәният сараенда узачак”, дип Фәнил Вакказов Татар тудейга сөйләде.
-
Җырчы Земфираны суд приставлары эзли
Суд приставлары Хамовники районында яшәүче җырчы Земфираны коммуналь хезмәтләр өчен 11 мең сум бурычы җыелу сәбәпле эзли, дип хәбәр итә РЕН ТВ.
-
Татарстан Пенсия фонды беренче тапкыр Skypе аша консультация бирәчәк
15 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Пенсия фонды түләүләр, индексация һәм пенсияне яңадан исәпләү буенча җавап бирәчәк.
-
“Татарча бик теләп җырлыйм”
– Мин татарча сөйләшмим, әмма ипи-тозлык беләм. Кызганыч, кечкенә чакта гаиләдә урыс телендә генә аралаштык. Мохит булмагач, сөйләшергә авыр. Аның каравы татар телендәге җырларны бик теләп башкарам, – диде җырчы Алсу, егерме еллык иҗатына багышлап, Казанда уздырган концертында.
-
“Ак Барс” хоккей командасы Казанда "Слован"ны җиңде
Кичә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда уен 2:1 исәбе белән тәмамланды.