Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“Татарча бик теләп җырлыйм”

– Мин татарча сөйләш­мим, әмма ипи-тозлык бе­ләм. Кызганыч, кечкенә чакта гаиләдә урыс телендә генә аралаштык. Мохит булмагач, сөйләшергә авыр. Аның каравы татар телен­дәге җыр­ларны бик теләп башкарам, – диде җырчы Алсу, егерме еллык иҗатына багышлап, Казанда уздырган концертында.

Алсу  концертында, милли  бизәкләр төшерелгән ак күлмәк киеп, “Ак каен” дигән  җыр башкарды. “Хәерле кич, Казан!”, “рәхмәт” кебек татарча берничә сүз әйтте. Бу  хакта  соңыннан: “Минем тел байлыгым моның белән генә чикләнми. Бик дулкынландым. Татар телен камил белмим бит, – диде ул. – Мәктәп­ләрдә татар теле өйрәтелергә тиеш дип саныйм.  Әгәр мине кечкенә чакта татар теленә өйрәтсәләр, җиңелрәк булыр иде. Татар җырларыннан  торган “Туган тел” дигән  альбом чыгарган идем. Ул без­нең өйдә гел яңгырап тора. Балалар шуны тыңлый, сүз­ләрен кабатлый. Кызганыч, алар  татарча белми. Милли ризыклар әзерлим. Бу яктан гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз”.  


Өченче баласы Рафаэльне табып, декрет ялына кит­кән  Алсуны Казан тамашачысы сагынган булып чыкты. Ун мең кешегә исәп­ләнгән “Тат­нефть-Арена”  уз­ган шимбәдә халык белән тулган иде. Башка шәһәр­ләрдән дә иҗаты белән кызыксынучы җа­на­тарлар кил­гән. Концерт башлануга ук тамашачы яраткан җыр­чы­сына чәчәк бәй­ләмнәре ташый башлады. Әмма алар  күбәеп киткәч, Алсу: “Тамашаны өзмәс өчен, чәчәк бәй­ләм­нәрен концерт ахырына ка­дәр калдырыгызчы”, – дияр­гә мәҗбүр булды.


Тәүге  тапкыр 15 яшендә  сәхнәгә чыккан  Алсу үзенең беренче адымнарын искә төшерде. “Бик нык каушый идем. Бу хисне бетерер өчен шактый еллар көрәшергә туры килде”, – диде ул. Элеккеге репертуарыннан  “Зимний сон”, Solo, “Свет в твоем ок­не”  кебек җырларны башкарды. Бүген инде ул бөтен­ләй икенче Алсу. Зәвыклы,  үз-үзенә ышанган, әмма шул ук вакытта, үзе әйтмешли, нечкә кү­ңел­ле, ихлас.  Иҗа­тында  фәл­сәфәгә дә зур урын бирелгән. Алсу видео­экрандагы чыгышларында үзен  су белән чагыштыра.  Мин  яңгыр да, томан да, җил дә була алам, ди. Күңелен стихиягә  тиңли.  Ә инде  хисләр ургылып ук чыга башласа, сәхнәгә чыгып җырлый башлый. Иҗат, гаи­лә, туган якка мәхәббәт – барысы да чагылды концертында.  Ре­пер­туарын яңа җыр­лар бе­лән  баеткан. “Не молчи” дип аталган программасында шушы җыр да урын алды.   Яз көне дөнья күргән әле­ге  клибын You Tube каналында биш миллион кеше караган. Казан сәхнәсендә  ул, 16 яшендә Шве­циядә “Ев­рови­де­ние”дә катнашып, икенче урын алган Solo җы­рын да яңгырат­ты. Әнисенең җырга мәхәб­бәте кызлары Сәфинә белән Микеллага да күчкән, күрә­сең. Сәфинә рояльдә уйнаса, 10 яшьлек Микелла инглизчә җырлап күрсәтте. Алсу әй­түенчә,  әгәр кызлары сәнгать юлыннан китәргә теләсә, үзе дә, ире Ян да каршы кил­мәя­чәк. Әмма балалардан тырышлык таләп итә­чәкләр. “Темная ночь” җы­рын Алсуга Кобзонсыз гына башкарырга туры килде. Тамашада бер­ни­чә ай элек якты дөнья белән хушлашкан Иосиф Кобзон да катнашасы булган икән. Шуңа күрә җыр­ны үзе генә башкарды, остазына дигән микрофон буш иде.


Комик рольләрне башкаручы,  продюсер, композитор Гарик Мартиросян бу юлы   Алсу концертына рояль­­дә уйнарга килгән.  Гарик аларның гаилә дусты икән.  Алсуларга кунакка килгәч,  рояльдә ниндидер көй уйнаган булган. Ире Ян  шуңа җыр яздырткан. Җыр­ның язмышы шундыйрак.


Алсу җырлары белән генә түгел, күңелендәге игелеге бе­лән дә сокландырды. Җыр­чы сәхнәдә Анжела Вавилова хәйрия фондына  бер миллион сумлык сертификат тапшырды. 


–  Мин хәйриячелек бе­лән күп еллардан бирле  шөгыль­ләнәм. Монысы – искәрмә түгел. Бу юлы  Казан хосписына ярдәм итәргә булдым, – диде ул.  Фонд җи­тәкчесе Владимир Вавиловка чит кеше хәсрәтен үз йөрәге белән ки­чергән өчен рәхмә­тен җит­керде. Казан концертыннан кергән акчаны  Алсу балалар йортлары, күп балалы һәм аз керемле гаилә­ләргә, медицина уч­реж­де­ние­ләре, ветераннарга бүлеп бирергә җыена.


Җыр­чының концертын та­машачы җылы кабул итте. Алда Алсуны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре көтә.

Фото: http://vatantat.ru
http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X