Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коммуналь хуҗалык өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр

Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләре 20 проценттан арткан очракта, алар дәүләттән субсидия алачак.

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр. Тиешле карар Татарстан Дәүләт комитетының Тарифлар буенча килештерү комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.

Бу карар нигезендә Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләүләре 20 проценттан арткан очракта, алар дәүләттән субсидия ала алачак.

"Әлеге яңалыктан соң, субсидия алучылар артачак", - дигән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Киләсе елда бу максатка тотылачак акча күләмен ул әйтмәгән. Шулай да ул 2018 елда субсидияләргә 1,6 млрд сум акча юнәлдерелгән булуын искәрткән.

  • Моңа кадәр республикада төбәк стандарты 21 процентны тәшкил иткән иде. 

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X