Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу шимбәдә кыш килә

Кыш кайчан башлана? Әлеге сорауга җавапны Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белә. “Республикада кар бу шимбәдә үк явачак”, – дип фаразлады ул Хөкүмәт йортында узган брифингта. Юлчылар исә кышка әзер! Бозлавыкка каршы көрәштә тозны гына да 12 мең тонна әзерләп куйганнар әнә. Тик Казан урамнары өчен түгел.

Ел башыннан бирле Та­тар­стан юллары 88 чакрымга озынайган. Шуның 69 чакрымы –  авыл халкы көтеп алган шатлык. “Республикада 28 торак пункт зур юлга тоташтырылды, Татарстанда яшәү­че ике мең ярымнан да күб­рәк кеше юллы булды”, – дип белдерде Ленар Сафин.  Агым­дагы елда 331 чакрым төбәк автомобиль юлын тө­зеклән­дергәннәр. Муниципаль программалар ниге­зен­дә, торак пунктларда 550 чакрым юл-урам челтәре яңар­тылган. “230 чакрым гамәл­дәге таш юлларны яңарттык, авыл юлларына 220 чакрым озынлыкта вак таш җәйдек”, – диде министр.


Агымдагы елда Татарстанда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль проекты кысасында, Казан һәм Чаллы агломе­рациялә­рендә юлларның торышын тәртипкә китерү буенча эш дәвам итә. “Ул өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора”, – диде Ленар Сафин. Билгеле булганча, проектны тормышка ашыру өчен кирәк­ле акчаның яртысы – федераль бюджеттан, калганы республика казнасыннан би­релә. Уртак тырышлык белән быел Казан агломе­рациясен­дә 113 мең чакрымнан артык юлны тәртипкә китергәннәр. Барлыгы 1 миллиард 600 миллион сумлык эш башкарылган. Чаллы агломе­ра­циясендә 41,85 чакрым юл тиешле та­ләп­ләргә туры китереп яңар­тылган. “Башкарылган эшнең нәти­җәсе буларак, быелның тугыз аенда төбәк юлларында юл һәлакәтләре саны – 2,1, юлда үлүчеләр саны – 13,9, зыян күрүчеләр исә 1,5 процентка кимегән”, – диде министр. 2016 ел белән чагыштырганда, Татарстанда юл һәлакәте күп булган урыннар саны 73 процентка азрак теркәлгән. “Киләсе елдан Түбән Кама да федераль проектка керте­ләчәк, – дип тә искә төшерде Ленар Сафин. – Түбән Кама агломерациясен финанс­лау 400 миллион сум тәш­кил итәчәк. Казан һәм Чаллыдан аермалы буларак, тиешле сумманың 80 проценты федераль үзәк­тән бүлеп бире­ләчәк. Моннан тыш, Федераль юл агентлыгы төбәк юллары­ның торышын тәр­типкә ки­терүне дә күз уңында тота”.


Ел ахырына таба юл тө­зүчеләр җиңел сулап куйса, юлларны тәртиптә тоту өчен җаваплы оешма­лар­ның “урак өсте” башлана гына әле. Министр фаразын синоптиклар да куәтли. Татарстанда кыш бу атна ахырында ук башланырга мөм­кин. Юлларны кар-буран күмеп китмәсен өчен,  барлыгы 1 мең 143 махсус техника әзер­ләп куйганнар. Шул исәптән, 392 юл машинасы, 142 автогрейдер бар. “Алар­ барысы да ГЛОНАСС системасына тоташкан һәм кышкы шартларда эшләргә әзер. Һава торы­шы­на бәйле үзгә­реш­ләр турындагы мәгъ­лүмат автомобиль юлларында урнашкан 56 метеостанция аша килеп ирешә”, – ди­деләр брифингта.


Хәер алда безне нинди кыш көтәсен министр да белми. Бу хакта ул үзе әйтте. Аякны алдан киенеп, юлчылар бозлавыкка каршы кө­рәш өчен 404 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 12 мең тонна тоз һәм 17,7 мең тонна махсус реагент әзер­ләп куйган.  Алар барысы да үзебездә чыгарыла һәм җитештерелә, сыйфаты ГОСТ таләпләренә җавап бирә, дип тә ассызыкладылар брифингта. Кыш көне юлга сипкән катнаш­малар­ның аяк киемен генә түгел, “тимер ат”ларны да эш­тән чыгаруына ишарә­лә­де­ләр, ахры. “Тоз – тоз инде ул”, – диде Ленар Сафин.


Казан халкына исә аяк астындагы тоздан куркасы юк. Чөнки башкалада бозлавыкка каршы көрәштә чиста тозны үзен генә файдаланмыйлар. “Икенче ел рәттән юлларга махсус реагент си­бәчәкбез. Ул экологик яктан чиста һәм транспорт чараларына бернинди куркыныч тудырмый. Барлыгы 200 мең тонна реагент һәм 80 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куйдык”, – дип сөй­ләде Казан башкарма ко­ми­тетының тышкы төзек­лән­дерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибра­һимов. Юлларны карап торуга быел 1 миллиард 180 миллион сум акча каралса, шуның 700 миллион сумы кыш айларында тотылачак дип кө­телә. Алдагы ел белән чагыштырганда, чыгымнар артмаган.


Ленар Сафин исә бу ялларда юлга чыгарга җые­нучыларны кисәтте. “Җитди сәбәпләрсез юлга чыкмаска тырышыгыз, тәгәрмәчләрне кышкыга алмаштырыгыз, юлда аеруча сак булыгыз”, – дип киңәш итте ул машиналыларга. Кем әйтмешли, га­дәт­тәгечә, кыш көтмә­гәндә генә килеп җитмәсен.

Фото: https://pixabay.com | jarmoluk

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X