Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан урамнары «КАМАЗ» электробусы чыкты

Экологик яктан чиста транспорт 3 нче троллейбус маршруты буенча йөриячәк.

Казанда KAMAZ-6282 электробусы 3 нче троллейбус маршруты буенча йөриячәк. Бу турыда «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры урынбасары Ренат Җәләлов сөйләде.

«Электробус җибәрдек. “КАМАЗ” аны безгә сынау өчен тапшырды. Әлегә бер электробус троллейбусның 3 нче маршруты буенча Елга портыннын Академик Глушко урамы тукталышына кадәр йөриячәк», — диде Җәләлов.

Татарстан электробусы корылманы (зарядка) ультратиз җыю белән аерылып тора .Моның өчен аңа 10-20 минут вакыт кирәк. Алар полупантограф ярдәмендә махсус станциядә корылма җыячак. Шундыйларның берсе Елга порты янында урнаштырылган. Шулай ук бортта урнаштырылган зарядка җайланмасы да кулланыла.

  • Татарстан электробуслары көз башыннан бирле Мәскәүдә шәһәр маршрутлары буенча йөри. «КАМАЗ» компаниясе Россия башкаласын экологик яктан чиста йөз машина белән тәэмин итү буенча тендер откан иде. 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев