Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Билбау көрәше буенча Халыкара турнирда җиңүче Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк

Казанда билбау көрәше Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап уздырыла.

15-17 ноябрь көннәрендә Казанда «Тулпар» спорт комплексында узачак билбау көрәше буенча Халыкара турнирда җиңүче Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда билбау көрәше Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлап уздырыла.  Төп максаты - яшьләрнең рухи-әхлакый һәм физик үсешен тәэмин итү, дөньяның төрле илләреннән килгән катнашучылар арасында дуслык элемтәләрен ныгыту, спортчыларны билбау көрәше белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Халыкара турнирда 18 яшьтән өлкәнрәк мөселман ир-егетләр катнаша ала. Турнирда Россия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан командалары катнашачак.

Россия данын ике команда – билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы җыелмасы һәм Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе җыелма командалары яклачак.

Ярышлар ирекле стильдә матч очрашулары форматында 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә үткәреләчәк. Команда турниры исә Олимпия системасы буенча узачак.

Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Спорт министрлыгы, Халыкара билбау көрәше федерациясе, Татарстан Билбау көрәше федерациясе оештыра.

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X