Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Ришат Фазлыйәхмәтов шәхси тормышы турында сөйләде: “Йөргән кызым бар!”[интервью]

Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде, ди Ришат Фазлыйәхмәтов. Ни өчен сәхнәдән китәргә җыенуы, кайчан өйләнчәге турында җырчы Татар Тудейга сөйләде.

– Ришат, бу чибәр кыз сиңа кем?

– (Елмая) Яратып йөргән кызым.

– Озак очрашасызмы соң әле?

– Бер ел чамасы бар инде.

– Шулай да исемен сер итеп тотасың. Кызың турында мәгълүмат чараларында да ачылып сөйләмисең. Ниятләрең җитдиме?

– Яман күзләрдән саклыйм мин аны. Әллә нинди начар ниятле кешеләр бар. Гел яшереп тотып та булмый, вакыт-вакыт менә шулай бергә төшкән фотоларны куясы килә.

– “Өйлән, сәхнәдән китмә, ялгыш юлларга басма. Кызың гади, яхшы кешегә охшаган”, дип язалар сиңа. Яраткан тамашачыңа нәрсә дип җавап бирерсең?

– Иҗатымны яраткан, үземне хөрмәт иткән тамашачыма олы рәхмәтемне белдерәм. Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде. Һәркемгә күңел тынычлыгы телим.

– Ришат, өйләнергә уйлыйсыңмы, әллә гомер буе ялгыз яшәргәме исәп?

– Өйләнәм. Бу тормышта иң курыкканым ялгыз калу. Өйлән дә өйлән, диләр. Бер пешкәч өреп кабасың, диләрме? Барысы да үз вакыты белән. Хәерлесе булсын! – Хатының белән аралашканың бармы?

– Юк. Минем өчен бу тема ябык!

– Әле күптән түгел генә инстаграмыңа “Сәхнәдән китәргә ниятлим” дип яздың. Яхшы эш урыны тәкъдим иттеләрме әллә?

– Юк, тәкъдим итмәделәр. Эштән курыкмыйм, авыл егете бит мин. Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән – икенче елга тулысынча эстрададан китәргә ниятлим, дип яздым. Халыкка нәрсә кирәген аңламыйм, аптырашта. Моңлы җырлар белән шаккаттырып булмый, шоу көтәләр. Тагын бер тапкыр талпынып карыйм да, булмаса кул селтим.
Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X