Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“Үзгәреш җиле” – җиде юл чатында

Өченче “Үзгәреш җиле” алдагыларыннан әллә ни үзгәрмәгән, әмма татар җырына сакчыл караш сизелә. Фестиваль тагын нинди үзгәрешләр алып килде?

Бер караганда шул ук җырчылар, шул ук стиль, шул ук укытучылар. Әмма татар җырына сакчыл караш сизелә. Быел узган елдагы кебек инглизчәгә тәрҗемә белән мавыкмаганнар, джаз азрак. Германиядә яшәүче милләттәшебез, баянчы Айдар Гайнуллинның чыгышы исә концертка татар моңын өстәде. Сүз уңаеннан Айдар Гайнуллинның киемендә генә милли бизәк бар иде. Икенче бүлектә Әмир Әхмәдишин түбәтәй киеп чыкты. Ә болай, утызлап чыгыш булса да, әллә ни алҗытмады.


Хәтерләсәгез, “Үзгәреш җиле” Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  татар эстрадасын тәнкыйтьләвеннән соң башланган иде. Проектның генераль продюсеры – Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, музыкаль җитәкчесе – музыкант Вадим Эйленкриг, педагоглары итеп Ксения һәм Алексей Коробковлар, Винера Ганиева билгеләнде.


Быел алдагы сезоннарда катнашкан Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Раяз Фасыйхов, Айгөл Гардисламова, Илнар Мирановлар янына Руслан Сәйфетдинов һәм тагын берничә җырчы өстәлде. Махсус кунаклар сыйфатында бу юлы Америкадан Тай Стивенс, “Accent” вокал төркеме чыгыш ясады. Өченче сезон алдан алган юнәлешен дәвам итте: татар җырларын диско, хип-хоп, фанк, баллада стилендә башкарырга тырыштылар. Җырларга килгәндә, оештыручылар сирәк башкарылганнарын сайлаганнар. Әйтик, Айгөл Гардисламова Сара Садыйкованың “Солдатым” җырына яңа сулыш өрде. Яңа буын композиторлар, мәсәлән,  Эльмир Низамов, Зөлфия Рәупова, Эльмира Галимоваларның җырлары яңгырамады. Аның каравы, Эйленкриг татарча “Көйләү” язуы белән шаккатырды. Ксения Коробкова берничә татар җырын башкарып тамашачы мәхәббәтен яулады. Эйленкриг: “Без өченче ел татар музыкасы тәэсирендә яшибез. Ятсаң да, торсаң да, колакта татар җыры яңгырый. Ә бер заман төштә яңа көй ишеттем. Торып ноталарын язып куйдым. Мөгаен, кайдадыр ишеткәнем булгандыр бу җырны дип уйлап, белгечләргә уйнап күрсәттем. Бу – яңа җыр, диделәр. Мин аны “Көйләү” дип атадым”, – диде һәм зур эш башкарган оркестрның хезмәтен бәяләүне, игътибар итүне сорады.


Хәер, бу проектка игътибар аз дип әйтеп булмый. Президенттан алып гади тамашачыга кадәр дикъкать белән күзәтә аны. Быел да концертта язучылар, композиторлар, музыка белгечләре шактый иде. Һәм күпчелек татар эстрадасын үзгәртергә алынган чарага ияләшеп тә бара бугай. Әмма ияләшү – кабул итү һәм ярату дигән сүз түгел әле. Камал театры директоры урынбасары Инсаф Хәмитов инстаграмына әнә шул фикерне язып куйган һәм, Эйленкригка Тукай премиясе бирергә кирәк, дип әллә шаярткан, әллә төрттергән. Бер татарча сүз әйткән кешегә дә эреп китә торган халык буларак, булмас димә, андый эшкә бик оста без.


Концертны продюсер Рөстәм Сәрвәров та карады. Ул үзгәрешне фестивальдән түгел, яхшы сыйфатлы музыкаль студия булдырудан башларга кирәк дигән фикердә:


– Концертта бар да ачык күренде: җыр артык үзгәргән булса, халык аңа кул чапмады, җырда татар моңы сакланса, ул чыгыш алкышларга күмелде. Күренеп тора: җырны үзгәртүне халык беркайчан да кабул итмәячәк. Ә башкару, аранжировка, оркестровка ягыннан үзгәрү – монысы безгә күптән кирәк иде. Алдагы фестивальләрдә, хәзергесендә дә татар җырын “тегеләрчә” җырларга азаплану сизелә. Бу җәһәттән казах, төрек эстрадасын карарга киңәш итәм. Алар бит җырны бозмый! Ә без татар җырын  европача җырларга маташабыз. Мондый җырны Европа да кабул итә алмый, безнең тамашачы да. “Үзгәреш җиле” шулай итеп җиде юл чатында калды. Ул кадәр акчаны җыр бозуга әрәм иткәнче, Европа дәрәҗәсендәге тавыш яздыру студиясе оештырсалар, белгечләрне Мәскәүдә укытып кайтарсалар, менә ул чакта үзгәреш булыр иде. Легионерлар безнең җырны күтәрә алмый, аларда бит бездәге тоемлау юк. 140 җырга аранжировка язу – яхшы эш, билгеле, ләкин үзебездә студия булса, ул массакүләм төс алыр иде. Фестивальгә тотылган акчага аны эшләп була. Хәтта Казанда гына түгел, берничә шәһәрдә оештырып була. Дөрес, хәзер дә күп җырчылар җырны Мәскәүгә барып яздыра. Чагыштыру өчен саннар: Казахстанда бер аранжировка бәясе 1-2 мең доллар тора. Хәтта мәскәүләр дә Казахстанга барып җыр яздыра башлады. Чөнки алар эстраданы күтәрүне белгечләрне укытудан һәм студия оештырудан башлады. Мадонна тавыш яздырган пультны алып кайтып урнаштырулары турында да укыдым. Алар шул югарылыктагы студия булдырдылар. Менә, ичмасам, үзгәреш!


Хәер, татар эстрадасында үзгәрешләрне сыйфатлы тавыш яздыру студиясеннән башларга кирәк дигән фикерне узган ел “ВТ”га “Голос. Дети” проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әтисе Айрат әфәнде сөйләгән иде инде. Ул бу фикерен Казан мэрына җиткерүе турында да әйтте. Күрәсең, бу идеяне кабул итеп бетермәгәннәр.


Концертта иң популяр чыгыш “Accent” төркеме башкаруында “Каз канаты” җыры булды. Юк шул бездә шул дәрәҗәдәге башкару  осталыгы, тын белән идарә итү техникасы. Әллә соң, тарихны кабатлап, бер төркем җырчы, эстрада режиссеры, аппаратура белән эшләү белгечләрен, музыкантларны Мәскәүгә, чит илгә укытырга җибәрергәме, ә? Бар бит инде безнең укыту юнәлешендә эшли торган программаларыбыз да. Талантлар да бар, юкса...

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев